Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

"Әгерҗе хәбәрләре" сайты редакторы прививка куйдырды

Үз сәламәтлегегезне кайгыртыгыз!

«Татмедиа» АҖ филиалы «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе хезмәткәрләре районда прививка ясау кампаниясен хуплап, Covid-19 каршы прививка ясата.

Бүген сайтның мөхәррире Ләйсирә Җиһангәрәева вакцинацияләүнең икенче этабы үтте. Беренче этаптан соң 21 көн узды.

«Үз эшчәнлегебез буенча без бик күп кешеләр белән аралашабыз, шуңа күрә мондый карар кабул иттем. Минем өчен якыннарымның сәламәтлеге һәм үз сәламәтлегем бик мөһим. Моны һәркем үзе өчен хәл итәргә тиеш. Әгәр дә үз-үзебезне саклау мөмкинлеге бар икән, бу мөмкинлекне һичшиксез кулланырга кирәк», - дип белдерде ул.

Кадерле дуслар, сезне коронавирустан вакцинацияне кичектермәскә чакырабыз. Чөнки пандемияне туктату өчен коллектив иммунитет кирәк, ә аны бары тик вакцина ярдәмендә генә алырга була.

Халыкны вакцинацияләү бушлай үткәрелә. Прививканы поликлиникада һәм амбулаторияләрдә алырга була. Шулай ук оешма эшчеләре өчен күчмә медицина бригадалары оештырылган.

Барлык белешмәләр 2-26-72 телефоны буенча. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев