Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗе поликлиникасында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды

Район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Беренче көннән үк әгерҗелеләр дә вакцинациягә актив кушылды.

  • Прививкаларны без дүшәмбедән бирле куябыз инде. Көн саен 9-10 кеше мөрәҗәгать итә, – ди поликлиниканың прививка кую кабинеты шәфкать туташы Валентина Константинова.

Бу эштә медицина хезмәткәрләре үзләре дә үрнәк күрсәтәләр. Беренче булып куйдыручылар арасында баш табиб Эдуард Овчинников та бар.

Баш табиб  әйтүенчә, вакцинациягә әзерлек август аенда ук башланган. Җаваплы кешеләр билгеләнгән, прививка ясау бригадалары формалаштырылган. Хезмәт коллективлары буенча исемлекләр төзелеп расланган. Хәзер билгеләнгән көнне урынга чыгасы гына кала. Шул рәвешле, бер көнгә 40-50 кешегә прививка ясау мөмкинлеге бар.

  • Учреждениеләр белән яхшы элемтә булдырылды. Авылларга да чыгабыз.  Кайбер оешмаларда барлык хезмәткәрләрнең дә прививка куйдыртуы аеруча куанычлы, – ди баш табиб. – Аз хәрәкәтләнүче гражданнар турында да онытмыйбыз. Болар – күпчелек өлкән яшьтәгеләр. Кеше сәламәтлеге аркасында вакцинациягә мөстәкыйль рәвештә килә алмый икән, участок терапевтына йә 22672 номеры буенча регистратурага шалтырата ала. Ул чакта медицина хезмәткәрләре аның өенә киләчәк.

Уку елы башланганнан соң, балалар учреждениеләре буенча да исемлекләр формалаштырыла. Кызганычка каршы, ата-аналар арасында баласына прививка куйдыруга рөхсәт бирмәүчеләр дә бар.

  • Шуңа күрә аларга аерым мөрәҗәгать итәсе килә. Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны сәламәт булу хокукыннан мәхрүм итмәгез. Әгәр бу мәсьәләдә икеләнәсез, сорауларыгыз туган икән, мәгълүмат алу өчен турыдан-туры белгечләргә мөрәҗәгать итегез, урамда сөйләп йөрүчеләрне тыңламагыз. Вакцинаның гриппка һәм өзлегүләргә каршы иң нәтиҗәле чара булуын онытмагыз, – дип басым ясый Эдуард Вильевич.

Өзлегүләргә килгәндә, үпкә ялкынсынуы – бердәнбер куркыныч диагноз түгел, ди баш табиб. Әйтик, грипп белән авыручының ашказаны-эчәклек тракты, йөрәк белән бәйле хроник авыруы бар, ди. Бу очракта айлар узгач та өзлегү барлыкка килергә мөмкин. Һәм ул нәкъ менә әлеге хроник авыру белән бәйле булачак.

Узган ел Әгерҗе медицина хезмәткәрләре алдына халыкның кимендә 40 процентына прививка ясау бурычы куелган иде. Быел зурларның – 45, балаларның 75 процентына вакцинация ясарга кирәк.

  • Моңа кадәр планны үтәп килдек, – ди баш табиб. – Нәтиҗәсе дә – күз алдында. Өч еллап инде районда бер генә учреждениенең дә карантинга ябылганы юк. Грипп фонында авыр төстә узучы үпкә ялкынсынуы очрагы да күзәтелмәде. Дөрес, бер үлем очрагы булды. Әмма пациентның прививка куйдырмаганлыгы мәгълүм.

Эпидемиологлар быел грипп гадәттәгедән өч атнага иртәрәк башланачак дип фаразлый. Бу температура режимы һәм авыруларның төрлелеге буенча билгеләнә. Шуңа, хөрмәтле райондашлар, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Прививканы вакытында куйдырып үзегезне көтелмәгән нәтиҗәләрдән саклагыз. Прививка ясату өчен поликлиниканың 2нче кабинетына мөрәҗәгать итә аласыз.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев