Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе районы баш табибы халыкка мөрәҗәгать итте

Вәзгыять киеренке кала

Коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик вәзгыять киеренке булып кала. Бу уңайдан Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников халыкка мөрәҗәгать итте.

Әгерҗе үзәк хастаханәсе поликлиникасында фильтр (ОРВИ билгеләре булган пациентларны кабул итү кабинеты) эшли. Фильтрның эш графигы 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Төшке аш вакыты 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. Фильтрның шимбә-якшәмбедә, шул исәптән тимер юл хастаханәсе территориясендә дә эшләү мәсьәләсе карала.

Чиратларны җайга салу өчен һәм югары температуралы пациентларга уңайлы булсын өчен, кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Шулай ук фильтрга тере чират тәртибендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Язылу РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша, поликлиникада урнашкан инфомат һәм поликлиниканың 2-69-22 телефоны аша тормышка ашырыла.

Баш табиб сүзләренчә, авыру урта яшьтәге кешеләрне дә, яшьләрне дә кызганмый. Һәм бу бигрәк тә куркыта. Авыру бик тиз тарала.

Эдуард Вильевич халыкны коронавируска каршы вакцинация узарга, шулай ук ревакция узарга чакырды, бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк булган өлкән яшьтәге гражданнарга моңа зур игътибар бирергә кирәк, ди ул.

Исегезгә төшерәбез, Әгерҗе районына вакцина кайтару тотрыклы бара. Хастаханәнең кабул итү бүлегендә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында прививка куйдырырга мөмкин. Шулай ук вакцинация пунктлары поликлиникаларда, авыл ФАПларында һәм амбулаторияләрдә дә эшли.

Предприятиеләргә һәм оешмаларга чыга торган бригадалар эше дә оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев