Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗе районы поликлиникасында коронавируска каршы прививка ясый башладылар

“Гам-КОВИД-Вак” вакцинасы безнең поликлиникага 21 декабрьдә кайтты

Әлеге прививканы ясатуның нечкәлекләре хакында район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Адилә НӘФЫЙКОВА сөйли:

–    Коронавируска каршы “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасы безнең поликлиникага 21 декабрьдә кайтты. 22 декабрьдә беренче прививкалар ясалды. Иң беренчеләрдән булып вакцинацияне Тирсә амбулаториясе гомуми практика табибы Дмитрий Богданов үтте. Гомумән алганда, ковидка каршы прививка ясатырга теләге булганнар исемлегендә медицина, мәгариф, транспорт, социаль өлкә хезмәткәрләре бар. Әмма без бу исемлек белән генә чикләнмибез, теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: 22672. 

Прививка куйдырганчы  пациент кан анализы тапшыра. Әлеге анализ 15 минут эчендә әзер була һәм ул барысын да күрсәтә. Сүз уңаеннан: беренче көнне прививка куйдыручылар арасында ике кешедә уңай нәтиҗә табылды. Ягъни аларда коронавируска каршы антитәнчекләр булуы ачыкланды. Аларга прививка куелмады. Әлбәттә, алар үзләрендә антитәнчекләр булуы хакында хәбәрдар түгел иде. 

Ә  гомумән алганда, әгәр кеше ковид белән авырган икән, аңа прививканы 6 айдан соң гына ясарга рөхсәт ителә. ОРВИ белән авырган яки авыручы белән элемтәдә булган очракта – савыгып ике атна узгач. Әгәр кеше гриппка каршы прививка ясаткан булган икән, бер ай узган булу шарт. 

Прививка ясау-ясамауга рөхсәтне терапевт бирә. Аны куяр алдыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы нигезендә тәкъдим ителгән документлар тутырыла. Болар – пациентның прививка куйдырырга ризалыгы һәм анкета. Ә табиб пациентны карау нәтиҗәләрен терки. Шунда ук пациентка прививка куйдыруга кагылышлы белешмәлек тә тапшырыла. Анда прививка куйдыруның барлык нечкәлекләре дә тәфсилләп аңлатылган. 

Прививка куйганнан соң  ярты сәгать дәвамында пациентның хәле күзәтелә. Аннан соң 21 көн дәвамында ул шулай ук динамик күзәтүдә була. 21нче көнне икенче тапкыр прививка ясату өчен поликлиникага чакырыла. Икенче прививка да шундый ук шартларда куела. 

Авыл халкы шулай ук Әгерҗедәге поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Чөнки әлеге вакцинаны саклау шартлары бик үзенчәлекле. Ул махсус туңдыргычта сакланырга тиеш. Мондый туңдыргыч поликлиниканың прививка кую кабинетында гына бар.

Белгечләр фикеренчә, вакцина куйдыру коронавируска каршы гомуми иммунитет булдыру өчен кирәк. Шуннан башка пандемияне туктату мөмкин түгел. Халыкның 70-80 процентында антитәнчекләр формалашу мөһим. Шуңа күрә прививканы барыбызга да куйдырырга туры киләчәк. Аны кую да, кан анализы алу да бушлай башкарыла.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев