Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗе районында талпаннар активлашкан

Районда талпан кадалуның 12 очрагы булган инде.  

Апрель аенда “Орешник” ял паркында, Җиңү скверында, “Яшьлек” паркында, яңа татар зиратында, Иж-Бубыйга илтүче посадкада талпаннарга каршы эшкәртү чаралары уздырылды.

Талпан инфекциясен китереп чыгаручы кешегә вируслы талпан кадалып, берничә минут узуга ук, аның селәгәе белән бергә күчә. Ә талпан аңа урманда, паркларда, хәтта хайван йоны аша кадалырга мөмкин. 
Вируслы талпан энцефалитына каршы төп профилактик чара булып прививка куйдыру тора. Ул куркыныч территорияләргә чыгучыларга, анда авыл хуҗалыгы, төзелеш, гидрогеологик, экспедиция эшләре алып баручыларга, урманда эшләүчеләргә һәм эшчәнлеге табигать белән бәйле башка кешеләргә куела. Шулай ук табигать кочагына ял итәргә чыгучылар, балыкчылар һәм башкалар талпан энцефалиты вирусына каршы медицина учреждениеләрендә прививка ясата алалар. 
Энцефалитка каршы вакцинация курсын алдан ук узарга кирәк. Ул ике прививкадан тора. Беренчесен октябрь аенда ясатырга тәкъдим ителә, икенчесен – 5-7 айдан соң. Прививка арасындагы минималь чор – 1-2 ай. Вакцинация табигатькә чыгарга ике атна кала тәмамланырга тиеш. Ревакцинация бер елдан соң ясала.

Талпан кадалган очракта аны алдыру өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөстәкыйль рәвештә алган очракта талпанны саклау һәм тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөһим. 
Талпанны ташларга ярамый. Паразитны вакытында тикшерү уңай нәтиҗә биргән очракта инфекциягә каршы профилатик эшне вакытында башкарырга мөмкинлек бирә. Талпанны тикшерү уздырылмаса, аңа каршы иммуноглобулин белән профилактика уздыру мөһим. Барлык очракларда да иммуноглобулин организмга талпан кадалып 4 тәүлек үткәнче кертелә. 
Урманга һәм күпләп халык ял итә торган урыннарга барганда талпаннан саклану чараларын үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәртәбез. Өстегезгә ачык төстәге, тәнгә сыланып торган кием киегез. Ул капюшонлы, озын җиңле булсын.

Талпанны куркыту чаралары – репеллентлардан файдаланыгыз. Препаратны кулланганчы, инструкциясе белән танышыгыз. Табигать кочагына чыккач, чирәмгә утырмагыз, ятмагыз. Болын чәчәкләрен өйгә алып кермәгез. Кайткач кием, тән, чәчләрегезне тикшерегез.

Сак булыгыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев