Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗе табиблары райондашларны сәламәтлекләрен тикшертергә өндиләр

Районда гомер кичерүче һәр кеше елына кимендә бер тапкыр терапевт, фельдшер тикшерүен узарга, кирәк булган очракта анализлар тапшырырга, ЭКГ ясатырга тиеш. Барлык кешегә дә флюорография, хатын-кызларга маммография узу мәҗбүри. 

Әгәр сез һәм якыннарыгыз, күршеләрегез, якыннарыгыз, дусларыгыз 2018 елда поликлиникага бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгәнсез икән, участок терапевтына кабул итүгә язылырга кирәк. Аз хәрәкәтләнүче пациентлар фельдшерны өйгә чакыра алалар. Моның өчен 22672 телефоны буенча регистратурага, 22180 телефоны аша медпрофилактика кабинетына шалтыратыгыз. Ә авыл халкы ФАПка йә амбураториягә мөрәҗәгать итә ала. 
Әгәр сез авырып китеп поликлиникага кичектергесез ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итәсез икән, мондый ярдәм ике сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш. Ә планлы рәвештә тикшерү көн дәвамында башкарыла. 
Шуны онытмагыз: сезнең сәламәт булуыгыз үзегез һәм якыннарыгызга кирәк. Шуңа сәламәтлегегез турында, иң беренче чиратта, үзегез кайгыртырга бурычлы. 
Адилә НӘФЫЙКОВА, 
баш табибның поликлиника буенча урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев