Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗедә поликлиника төзелеше план нигезендә бара

Яңа җиһаз кайтуын көтәбез

Апрель аеннан бирле Гоголь урамындагы буш урында поликлиниканың яңа бинасы төзелешен күзәтергә була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районыбыз заманча, уңайлы, тиешле итеп җиһазландырылган поликлиникалы булачак.

Яңа җиһаз кайтуын көтәбез
– Барысы да план буенча бара, төзүчеләр срокларны контрольдә тоталар, – дип сөйли район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников. – Без яңа җиһаз кайтуын түземесезлек белән көтәбез. Яңа стоматология кабинетлары, колоноскопия барлыкка киләчәгенә, рентген-диагностика яхшырачагына сөенәбез. Яңа поликлиникада гериатрия хезмәте дә, яңа юнәлеш – паллиатив ярдәм дә булачак.

Район хастаханәсе җитәкчелеге төзүчеләр белән даими элемтәдә тора. Төзелеш буенча фотоотчетлар көн саен кураторларга җибәрелә.
– Район халкына шундый бүләк ясаганы, тулаем алганда, сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын ныгытуга теләктәшлек күрсәткәне өчен Президентыбызга бик тә рәхмәтле без, – ди Эдуард Вильевич. – Әйтик, быел милли проект кысаларында безнең автопарк тагын җиде автомобиль белән тулыланырга тиеш. Аларның күбесе районга, табиблык амбулаторияләренә биреләчәк. Бер машинаны сөт кухнясына тапшырачакбыз. Беренче өч машина 18 июньдә үк кайтып җитәр дип көтәбез.
Район хакимияте моңа параллель рәвештә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Президенты каршындагы торак фонды белән берлектә медицина хезмәткәрләренә торак төзү мәсьәләсен дә карый. Бу районга квалификацияле белгечләрне җәлеп итү максатыннан эшләнә.

Өченче каты күтәрелә
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов әйтүенчә, поликлиника төзлешенә һәм аны җиһазландыруга 320 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Төп подрядчы – Чаллыдан “Евростиль” ширкәте. Поликлиника төзелешенә җәлеп ителгән субподрядчы оешмаларның берсе – Әгерҗенең “СтройГрад” төзелеш компаниясе.
– Инженерлык челтәрләрен (суүткәргеч, канализация) чыгару буенча эшләр башкарылды инде. Хәзерга вакытта кирпечтән өченче кат күтәрелә, – дип сөйли “СтройГрад” җитәкчесе Марсель Ситдыйков. – Аннан чират түбәгә, инженерлык челтәрләренә, тәрәзә һәм ишекләргә, фасад өлешенә, эчке эшләргә җитәчәк. Объектны төзү эшләрен быелның декабренә тәмамлау планлаштырыла.

Белешмә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Әгерҗе районында поликлиника белән беррәтән “Локомотив” стадионында ябык футбол манежы һәм Биектауда авыл клубы төзелә.
Бүгенге көндә манежның каркасы урнаштырыла. Клубта эчке эшләр башкарыла.
Екатерина Самсонова.
Поликлиниканың өченче каты күтәрелә. Е.Самсонова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев