Әгерҗенең медицина хезмәткәрләре зона спартакиадасында өченче урын алдылар
Тукай районында медицина хезмәткәрләре арасында спорт төрләре буенча зона спартакиадасы узды.
Тукай, Мамадыш, Менделеев, Теләче районнарындагы коллегалары белән бергә Әгерҗедән дә, 32 кешедән торган команда, спорт ярышларында осталыкларын күрсәтте.
Бадминтонда баш табиб Эдуард Овчинников – беренче, аның урынбасары Анжелика Овчинникова – икенче, тенниста Сергей Сайранов – икенче, Татьяна Порозова өченче урын алдылар. Командалы ярышларда да Әгерҗенең ак халатлы шәфкать ияләренең күрсәткечләре яхшы булды. Мәсәлән, ир-егетләр аркан тартуда – икенче, җиңел атлетикада, волейболда – өченче урында. Гүзәл затлар да сынатмадылар, җиңел атлетика һәм аркан тартуда – дүртенчедә. Шулай итеп, гомуми очколар саны буенча Әгерҗе медицина хезмәткәрләре өченче урынга чыктылар. Иң көчле спортчылар сентябрьдә республика спартакиадасында сыналачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев