Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Һәр гомер кадерле

9 айда Әгерҗе районында яман шеш авыруларыннан 35 кеше вафат булган

Район хакимияте бинасында республика медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашында Әгерҗе районында наркология һәм онкология хезмәтләренең эшчәнлегенә багышланган күчмә киңәшмә узды.

Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев алып барды һәм анда ФАП фельдшерлары, авыл җирлекләре башлыклары, халыкны социль яклау идарәсе, массакаүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре катнашты.

БЕРГӘЛӘП КӨРӘШЕРГӘ КИРӘК
Районда наркология һәм онкология хезмәтләренең эшчәнлегенә кагылышлы төп саннар район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников чыгышында хәбәр ителде.
Бүгенге көндә наркология кабинетында диспансер күзәтүендә 237 кеше исәптә тора.
Алкогольгә бәйлелек синдромы белән исәптә торучылар арасыннан агымдагы елда 12 кеше вафат булган. 9 айда составында спирт булган сыекча белән агулануның 8 очрагы теркәлеп, шуның 7се үлем белән тәмамланган (2022 елда 2 агулану очрагы булып, икесе дә үлем белән тәмамланган).

Наркотиклар белән агулануның үлем белән тәмамланган очрагы – 1. Райондагы әлеге һәм башка күрсәткечләр күп яктан республиканыкына караганда югарырак.

– Шуны күз уңында тоткан хәлдә республиканың 2023-2025 елларга тәгаенләнгән юл картасын үзебезнең районга җайлаштырып, чаралар планы төзелде, – дип сөйләде Эдуард Вильевич. – Әлеге чараларның барысы да алкоголизм һәм наркомания буенча профилактик эш алып баруның, махсус медицина ярдәме күрсәтүнең, диагностиканың нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән.
Наркология темасы Республиканың клиник наркология диспансеры баш табибының медицина эшчәнлеге буенча урынбасары Сергей Басанов чыгышында дәвам итте.

– Кешедә наркологик бозылу никадәр иртәрәк ачыкланса, аны җиңүгә өмет тә шуның кадәр зуррак. Һәм бу проблеманы нарколог ялгызы гына хәл итә алмый, ведомствоара хезмәттәшлек кирәк. Болар – полиция, социаль хезмәт, белем бирү оешмалары, балигъ булмаганнар комиссиясе, массакүләм матбугат чаралары һәм башка ведомстволар. Урыннарда кемнең алкогольле эчемлекне кирәгеннән артык куллануы хакында авыл җирлекләре башлыклары, фельдшерлар хәбәрдар. Шуңа алар бу хакта иң беренчеләрдән булып чаң сугарга тиешләр, – дип сөйләде Сергей Владимирович.
2015 елдан бирле республикада “Аеклык ноктасы” дип аталган проект тормышка ашырыла.
– Әлеге проект алкогольгә бәйлелек аркасында социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдән ата-аналарны дәвалауга тәгаенләнгән комплекслы чаралар программасын тормышка ашыруны күз уңында тота. Агымдагы елда бу программада Татарстаннан 110 гаилә катнаша, Әгерҗе районыннан да гаиләләр бар, – дип дәвам итте ул. – Ничек кенә булмасын, алкоголизм һәм наркомания проблемасына битараф калырга ярамый. Һәм аңа каршы бергәләп көрәшергә кирәк.

ҺӘР ГОМЕР КАДЕРЛЕ
Районда онкология авырулары буенча да саннар борчу тудырырдай. Бүгенге көндә яман шеш авырулары буенча диспансер исәптә торучылар саны – 721, шуларның 624е – район үзәк хастаханәсендә, 94е – Әгерҗе тимер юл узелы поликлиникасында. Быел 106 пациент исәпкә куелган. 17 очракта авыруның азганлыгы күзәтелә.

– Яман шеш авырулары сәбәпле үлем очракларын киметү максатыннан “онкопатруль” оештырыла башлады. Шушы көннәрдә онколог башка табиблар белән берлектә Кырынды авылында булып кайтты. Анда 50 кешегә тикшерү уздырылды. Мондый патрульләрне торак пунктларга һәр ай саен оештыру планлаштырыла, – дип сөйләде Эдуард Вильевич.– Онкология авырулары нәтиҗәсендә үлем очракларын киметүгә юнәлтелгән башка төрле чаралар да тормышка ашырыла. Болар – 40 яшьтән узганнарның ПСАга, тизәктә кан булу-булмауга анализлар тапшыруы, уролог, гинеколог, маммолог консультацияләре һәм башкалар.

Агымдагы елның 9 аенда Әгерҗе районында яман шеш авыруларыннан 35 кеше вафат булган. Шуларның 7сенә диагноз үлгәннән соң куелган.

– Безнең тарафтан һәр үлем очрагы тикшерелә. Үлүчеләр арасында диспансерлаштыру узмаганнар да барлыгы ачыкланды. Вакытында тикшеренгән булсалар, бәлки аларның гомерен саклап калып та булыр иде, – диде профессор М.З.Сигало исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибының оештыру-методика эше буенча урынбасары Әлфир Хисаметдинов. – Һәр кешенең диспансерлаштыру узуына ирешү мөһим. Чөнки ул онкологияне иртә стадиясендә ачыклау мөмкинлеге бирә. Ә бу – кеше гомерен саклап калуга зуррак ышаныч, дигән сүз.

– Иртә стадиядә ачыклауның тагын бер инструменты – һәр пациентны җентекләп тикшерү, – дип мөрәҗәгать итте Әлфир Нәбиуллович ФАП фельдшерларына. – Авылларда диспансерлаштыру уздыруның башлангыч этабы нәкъ менә ФАПларда башкарыла. Һәм сез һәр кешене баштанаяк тикшереп чыгарга тиеш. Бу очракта төп корал – күзләр һәм бармаклар. Тикшерү барышында нинди дә булса шик килеп туса, кичекмәстән онкологка юллагыз. Шигегез расланган очракта пациентка карата юл картасы булдырылып, алга таба тикшерү өчен җибәреләчәк.

Онколог дигәннән, безнең районда әлеге вазифаны Гөлгенә Бакирова башкара. Консультация алдан язылу нигезендә алып барыла.

– Якын киләчәктә тагын бер табиб-онкологны эшкә алу планлаштырыла, – диде Эдуард Вильевич.
– Бүген киңәшмәдә яңгыраган темалар биредә катнашучыларның һәрчак игътибар үзәгендә булырга тиеш. Саннар аталды. Эш һәркемгә җитәрлек. Безгә һәр кешенең гомере кадерле. Шуңа күрә аны саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, – дигән сүзләр белән йомгаклады киңәшмәне Илфат Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев