Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Һәр яралган җан туарга тиеш

Абортлар санын ничек киметергә?

Татарстанда абортларны комплекслы кисәтү буенча “Плюс один“ федераль программасы гамәлгә ашырыла. Аның Казандагы координаторы булган “Умиление“ гаилә, ана һәм баланы яклау үзәге“ оешмасы җитәкчесе Аидә Фиогбе һәм психолог Радмира Барышева, Әгерҗегә килеп, табиблар, халыкны социаль яклау идарәсе, яшьләр оешмалары вәкилләре һәм йөкле ханымнар белән очрашу уздырдылар. 

ТУУЧЫЛАР САНЫ АРТКАН
Әгерҗе районында 9 айда 164 сабый дөньяга килгән. Узган ел белән чагыштырганда, 43кә күбрәк. Хәзерге вакытта 105 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. 
–    Бу – алдагы еллар белән чагыштырганда яхшы күрсәткеч, – диде район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Галина Шадрина. 
Әмма авырлылар арасында бишесенең 18 яшькә кадәрге булуы борчу тудыра, дип тә өстәде табибә.  
Быел 16 хатын-кыз йөклелеген өздергән. Саннарга күз салсак, 2020 елның 9 аенда – 76, 2021 елда – 37, 2022 елда 36 хатын-кыз аборт ясаткан.
Райондагы медицина учреждениеләрендә яралган җанны саклап калу өчен һәр көмәнле хатын-кыз белән аерым эш алып барыла. Поликлиника психологы Эльвира Закирова исә нәкъ менә авырлылар белән эшли һәм аларга нинди генә очракта да йөклелекне саклап калырга ярдәм итәргә тырыша. 
–    Аборт ясатуның төп сәбәпләре – гаиләнең кереме җитәрлек булмау, торак шартларының уңайсызлыгы, кредитлар түләү, егете яисә ире ташлап китү, баланың физик яктан кимчелекле булып туу тәҗрибәсе һәм башкалар. Абортка кадәрге консультация – ул басым ясау түгел, киресенчә, проблемаларны хәл итүдә булышлык күрсәтү, – ди психолог.
Очрашуда катнашкан район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин да (рус отец Андрей): “Исламда хатын-кыз өчен йөклелек – ул Аллаһтан бирелгән бүләк. Туган сабыйның яки карындагы нарасыйның гомерен өзү – бик начар гамәл. Абортны бары тик ананың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына ясатырга мөмкин“, – дип кисәтте. 

ҺӘРКЕМ ҮЗ ӨЛЕШЕН КЕРТЕРГӘ ТИЕШ 
Мәгариф, яшьләр оешмалары, халыкны социаль яклау идарәсе, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе һәм, әлбәттә, медицина учреждениеләре кулга-кул тотынып эшләгәндә генә абортлар санын киметергә мөмкин булуын ассызыкладылар белгечләр. 
–    Узган ел барлык районнарда “Сайлау иреге-Право выбора“ фильмы күрсәтелде. Анда абортлар темасы күтәрелеп, ул һәр яктан – закон, табиблар, ирләр һәм төрле тормыш хәлендә калган хатын-кызлар язмышы аша тәкъдим ителә. Бу фильмда яшьләрнең акылсыз гамәлләре, табибларның ваемсызлыгы, әти-әниләрнең үз балаларына рәхимсез кыланышлары ачык чагыла. Нәтиҗәдә, меңләгән сабый тумый кала... – диде Аидә Фиогбе һәм:
–    Мөмкинлегегез булганда интернет челтәрләреннән әлеге фильмны яшүсмер балаларыгыз белән бергәләп үзегез дә карагыз әле, хөрмәтле әти-әниләр, – дип мөрәҗәгать итте.  

ЙӨКЛЕ ХАНЫМНАРГА ЯРДӘМ ИТӘЛӘР
Психолог Радмира Барышева, поликлиникада авырлы ханымнар белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды. Алар арасында авырга узгач сөйгәненең “сулга“ йөрүен белеп аерылышканнар да, йөклелек чорында тормыш авырлыклары каршында югалып калганнар да һәм, киресенчә, өченче сабыен кулларына алып сөяр көннәрне көтүче бәхетле ханымнар да бар иде. 
–    Сез психологларга еш мөрәҗәгать итәсезме? – дигән сорау бирде Казан кунагы очрашуда катнашучыларга. 
Залдан: “Йөргәнебез юк, ә бик теләр идек“, – дигән җавап ишетелде. Радмира Барышева нәкъ менә йөкле һәм бала тапкан әниләр өчен социаль челтәрләрдә үзәк психологлары һәм гинекологлар белән берлектә бушлай онлайн укулар оештырылганлыгын әйтте. Алар атнага ике тапкыр уза һәм теләге булган һәркемгә кушылу мөмкинлеге бар икән. 
–    Без әниләр белән алар бала тапкач та элемтәләрне югалтмыйбыз. Ул вакытта баланы ничек тәрбияләү буенча дәресләр бирәбез, – диде үзе дә дүрт бала әнисе булган, тормышында төрле хәлләргә очрап, алардан чыгу юлын тапкан Радмира ханым.   
Ул шулай ук “Умиление” үзәгенең йөклеләргә, ялгыз аналарга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә авыр хәлдә булышлык күрсәтүе турындагы мәгълүматны да җиткерде. 
–    Без һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итүдән кыенсынмагыз. Аңлагыз! Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Онытмагыз! Һәр яралган җан яшәргә тиеш, – дип Радмира ханым очрашуда катнашкан һәркемгә истәлек бүләкләре тапшырды һәм элемтәгә керү өчен телефон номерын калдырды.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев