Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яман шеш авыруы күздә дә булырга мөмкин

Куркыныч чирне ничек вакытында ачыкларга?

Табибларга соң мөрәҗәгать иткәнлектән, белгечләр еш кына күздә яман шеш авыруын тирәнгә киткән стадиясендә ачыклый. Бу хакта бүген сүз «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә барды.

«Еш кына кеше күрми башлагач кына мөрәҗәгать итә. Ул очракта пациентларда шеш инде шактый зур булуы ихтимал. Беренче чиратта, махсус радиоактив пластиналар ярдәмендә дәвалау тәкъдим ителә. Күз алмасын саклап калу өчен андый авырулар операциягә махсуслаштырылган онкологик федераль үзәкләргә җибәрелә», - диде Республика офтальмология клиник хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары Илгиз Исмәгыйлев.

Аның сүзләренчә, челтәр катлаудагы ракны дәваламасаң, метастазалар кешене үлемгә дә китерергә мөмкин. Күздә шеш тумыштан балаларда да булырга мөмкин. «Бала тууга беренче айда ук офтальмолог махсус аппарат ярдәмендә күз алмасының төзелешен, структурасын карый. Берәр үзгәрешкә шик туса, табиб кирәкле тикшеренүләр үткәрергә тәкъдим итәчәк», - диде белгеч.

Республика хастаханәсе баш табибының сырхауханә эше буенча урынбасары Елена Жиденко әйтүенчә, офтальмоонколог дигән белгеч күзендә онкологиягә шик туган яки башка органындагы шештән күзгә метастазалар таралган авыруларны кабул итә. «Табиб атна саен 10-15 ләп авыруны кабул итә. Ел дәвамында 500 ләп пациент Республика офтальмология хастаханәсе аша узадыр. Зарарсыз шешләр дә булырга мөмкин», - диде.

Офтальмохирург Элина Минхуҗина сүзләренчә, күз бик яхшы күрсә дә, күрү кыры тараюга игътибар итәргә кирәк. Ул ике күзе дә 100 процент яхшы күргән, ләкин уң яктан күрү кыры тарайганына бер ханымның шактый вакыт игътибар итми йөргәнен сөйләде. Нәтиҗәдә, табибларга килгәч, меланома диагнозы турында ишеткән. Тирәнгә киткән стадия булганлыктан, Мәскәүдә операция ясап, күз алмасын алганнар.

«Әгәр бу ханым диспансеризация узса, шеш башлангыч стадиясендә ачыкланган булыр иде», - диде табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев