Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ике поликлиникада да фильтрлар эшли

Данис ШӘЙМУЛЛИН “Әгерҗе радиосы“нда туры эфир барышында поликлиника эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде

Район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Данис ШӘЙМУЛЛИН “Әгерҗе радиосы“нда туры эфир барышында поликлиника эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.  

Көн кадагында торган сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

– Хәзерге вакытта зурлар һәм балалар арасында авыручылар күп. Чөнки коронавируска ОРВИ кебек сезонлы авырулар да өстәлде. Шушы катлаулы чорда ике поликлиникада да фильтрларның эше ничек оештырылган?

– Зурлар поликлиникасында фильтр 8.00-16.30 сәгатьләрдә эшли (12-13 сәгатьләрдә – төшке ял вакыты). Пациентларны кабул итү алдан язылу буенча да, тере чират буенча да башкарыла. Чират күп булган очракта пациентларны кабул итү тәртибе фильтр хезмәткәре тарафыннан җайга салына. Әгәр кеше үзен авыр хис итә икән, турыдан-туры фильтрга амбулатор картасыз да мөрәҗәгать итә. Ә менә алдан язылу Дәүләт хезмәтләре порталы, регистратура (телефон: 22672), поликлиникадагы инфомат аша башкарыла. Соңгысы аша пациент өчен сәламәт кеше язылса, яхшырак. Бу чирне поликлиникадагы башка кешеләргә йоктырмау өчен мөһим.

Балалар поликлиникасындагы фильтр сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә шулай ук 8.00-16.30 сәгатьләрдә (12-13 сәгатьләрдә – төшке ял вакыты) эшли. Бирегә ОРВИ билгеләре булган балаларны кабул итәбез. Әлеге көннәрдә поликлиниканың үзендә сәламәт балаларны кабул итү уздырыла.

Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга – балалар поликлиникасында шулай ук авыру балаларны кабул итү көннәре. Белешмәләр өчен регистратураның телефон номеры: 22478. Баланың температурасы югары булган очракта табибны өйгә чакыртырга киңәш итәбез.

– Коронавирус панд емиясенә бәйле рәвештә диспансерлаштыру, медосмотрлар туктатылды. Эшкә урнашканда йә башка сәбәп белән кичекмәстән медосмотр узарга кирәк булганда, нишләргә?

– Эшкә урнашу өчен кирәкле медосмотрны узарга мөмкин. Ә менә диспансерлаштыру, профосмотрлар әлегә уздырылмый. Коронавирус белән авырганнар өчен тирәнтен диспансерлаштыру уздыру да дәвам итә. Моның өчен савыгып 60 көн узганнан соң, иң беренче чиратта, поликлиникага, авылларда яшәүчеләр ФАП яки амбулаториягә мөрәҗәгать итә алалар.

Медосмотр үтүчеләргә исә регистратурага яки поликлиниканың 29нчы кабинетына килергә кирәк.

– Поликлиникада кадрлар мәсьәләсе кискен торганлыгы мәгълүм. Әлеге проблема ничек хәл ителә?

– Поликлиникага кадрлар җәлеп итү буенча эшнең тукталып торганы юк. Бүген дә бу юнәлештә актив эш алып барыла. Бу яклап безгә район хакимияте дә булышлык күрсәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев