Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Илнар Сәйфиев ябыгу серен әйтте

Беренче һәм төп сер – дөрес туклану

Илнар Сәйфиев апрель аенда концерт куярга җыена. Ул яңа җырлар яздыра, элеккеләрен яңа сулыш бирә. Озак югалып торган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә активлашты. Әле җырчы тамашачы ияләшкән «түм-түгәрәк» Илнар булып түгел, ә шактый төз гәүдәле булып чыгачак, чөнки шактый ябыккан.

Менә күп кешене шул ябыгу сере кызыксындыра да икән инде. Җырчы шул «серне» чишәргә булган. Ул кибеттән «дөрес туклану» өчен продукция алуын видеога төшергән.

«Дуслар! Монда #ППСайфи дигән яңа рубрика башларга булдым әле. Миннән ябыгу серен еш сорыйсыз. Аның беренче һәм төп сере – дөрес туклану. Видеода кайбер продуктларны файдалыларына алыштырып, 500 сумлык кәрзин җыям», – дип яза ул.

«Кызык. Рәхмәт. Бер бик әйбәт рецепт бар. Авызга скотч ябыштырасың да бетте-китте», – дип язган алып баручы, «Эссе» төркеменең элеккеге солисты Айрат Ильясов.

«Ә нишләп күп итеп урман буенда җәяү йөргәнегезне язмыйсыз? Мин дә сездән калышмыйча, адымнарымны санап йөри идем» дип язучыга «әле серне чишә генә башладым бит» дип җавап биргән җырчы.

«Әле простой кешеләр бар җырчылар арасында» дип хуплаганнар җырчының «бюджетлы» яңа рубрикасын.

Чыганак: Интертат 

Фото: Илнар Сәйфиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев