Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Инфекционист балаларда ковидның куркыныч нәтиҗәләре турында кисәтте

Кавасаки авыру симптомнары булган балалар саны арта

Табиблар яшь пациентларда коронавирусның авыр нәтиҗәләре булуына борчыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Федераль медицина-биология агентлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Юрий Лобзин «Вирусология көннәре-2021» Халыкара форумында сөйләгәнчә, ковид белән авырганда Кавасаки авыру симптомнары булган балалар саны арта.

Санкт-Петерубргта Федераль медицина-биология агентлыгында елына 2-3 очрак теркәлгән, ә хәзер узган айда гына 19 бала авыруы турында сүз бара.

«Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, ел азагына коточкыч сан — 100 мең балага 5,5 процент булачак. Без бу динамиканы фаразлый алмыйбыз, әмма куркыныч бар», — дип китерә Лобзинг сүзләрен ТАСС.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемия башында балаларда коронавирус агымы куркыныч тудырмады. Нульдән 24 яшькә кадәрге кешеләр арасында үлем очраклары 0,1 проценттан да ким булган, ә госпитализация өлеше 2,5 проценттан артмаган. Әмма соңрак Кавасаки симптомнары булган балаларның авырулары турында мәгълүматлар барлыкка килде — ул кан тамырлары ялкынсынуы, тамак шешү һәм башка билгеләр белән характерлана торган сирәк авыру.

Лобзин сөйләгәнчә, Петербургта «Федераль медицина-биология агентлыгының Балалар йогышлы авыруларының фәнни-клиник үзәге»нә Кавасаки авыруы симптомнары белән 19 пациент килгән. Аларның уникесенә реанимация һәм интенсив терапия кирәк булган. Барлык балаларда, берсеннән кала, SARS-CoV-2га антитәнчекләр һәм ПЦР-тесты тискәре булган. 

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев