Кайбер медикларга хезмәт хакын икеләтә арттырырга мөмкиннәр
Бу кемнәргә кагылачак?
Татарстан федераль дәрәҗәдә поликлиникада эшләүче медицина хезмәткәрләренә эш хакын ике тапкыр арттыруны тәкъдим итмәкче. Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казан Сәламәтлек саклау идарәсе йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдергән.
Министр әйтүенчә, 2020 елгы пандемия сырхауханә медиклары эшенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аеруча калку итеп күрсәткән. Хастаханәләрнең күпчелеге вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләренә әйләнгәнлектән, халык белән төп эш сырхауханә хезмәткәрләре җилкәсенә төшкән.
“Без поликлиникалар челтәрен тамырдан үзгәртү тәкъдиме белән чыгачакбыз. Бөтенләй яңа поликлиника булдырырга ниятлибез. Хезмәт хакын ике тапкыр арттыру тәкъдиме алдыбызга җитди бурычлар куя”, – дип басым ясап әйткән Марат Садыйков.
Министр әйтүенчә, амбулаториядәге табиблар пандемия чорында сугыш вакытындагы кебек эшләгән. Күп нәрсә нәкъ менә аларның эш сыйфатына бәйле булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев