Кемнәргә кишер ашарга ярамый?
Кишер сатып алганда, аның таплары һәм ярыклары булмаганын сайлагыз
Табиб-диетолог Ольга Кораблева кишер ашау зыянлы булган кешеләрне атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Бавыр авырулары, ашказаны яки эчәклек җәрәхәте булган, энтерит — нечкә эчәклеге стеналары ярсынган кешеләргә кишер ашарга ярамый. Бу органнарның берсе сәламәт булмаса, ул каротинны үзләштерә алмый, бу исә авыру тагын да көчәюгә китерә», — ди табиб.
Шулай ук кишер сатып алганда, аның таплары һәм ярыклары булмаганын сайлагыз, дип киңәш итә белгеч.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев