Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Керфек ябыштырганда күз пешү очраклары теркәлә

Күзсез калу куркынычы да бар

Яшь хатын-кызларның керфек ябыштыру белән мавыгулары окулистларга өстәмә эш чыгарган. Өйдә керфек үстерү хезмәте күрсәтүчеләрнең клиентлары, матур булам дип, акчаларын кызганмый, аннары күз кабаклары шешеп һәм күз яшьләре агып, табибларга йөгерә. Һәм мондый очраклар шактый еш очрый икән. Бу хакта Интертат яза.

Келәй күзен пешергән
Казанда яшәүче Динә үз керфекләреннән канәгать түгел, алар – кыска, туры һәм ачык төстә, ди ул. Озын һәм кара керфекләр турында хыялланып, 25 яшьлек кыз керфек үстерү остасына бара. Процедура 3 мең сумга төшә, ләкин матурлыгы озакка сузылмый. Кичкә таба аның уң күзе бик нык кычыта һәм шешә башлый. Иртән аның күз кабагы бөтенләй ачылмый. Ә хыялланган озын керфекләре кубып төшкән була. Моңа өстәп, температурасы да күтәрелә. Кызны Республика клиник офмальмология клиникасы табибларына коткарырга туры килә. Кызның сыйфатсыз келәй аркасында күзе пешеп, шеш барлыкка килгән, шуңа өстәп, ул әле көчле аллергия дә чыгарган.

— Мондый проблемалар керфекләрне үстергәндә дә, күз кабакларына татуаж ясатканда да барлыкка килергә мөмкин, — дип сөйли Республика клиник офмальмология клиникасы офтальмохирургы Нәргизә Дәүләтшина. — Сәбәпләре күп: стериль булмаган инструментлар, останың квалификациясе түбән булу, кулланылган материалларның түбән сыйфатлы булуы... Келәйнең күзгә эләгүе химик пешү җәрәхәте ясарга мөмкин. Сыйфатсыз келәй булганда, аллергия булачагы турында әйтеп тә торасы юк, ул һичшиксез булачак. Ясалма керфекләр күзләрдә йогышлы авырулар да китереп чыгара ала, чөнки алар пычрак һәм бактерияләрнең тиз арада юк ителүенә комачаулый.

Керфекләр ябыштыру процедурасы конъюнктивит, кератит һәм хәтта күз кабакларының эчке өслегендә эрозия китереп чыгарырга сәләтле. Табигатьне алдап булмый, ул сезнең күзләрегез төзелеше өчен оптималь булган озынлыкта һәм формада керфекләр биргән. Кыска һәм куе булмаган керфек ияләре шуны да истә тотарга тиеш, ясалма керфекләр ябыштырылганнан соң, үз керфекләрегез коела башлаячак. Үз керфекләре дә бик нык һәм куе булганнар керфек үстерү процедурасын кабатлап ясатканда, ясалма керфекләрнең авырлыгы белән аларның керфекләре әкренрәк үсә башлаячак яисә гомумән үз керфекләре юкка да чыгарга мөмкин. Шулай итеп, керфекләрсез калу куркынычы да бар.

Әгәр дә керфекләрегезне үстерү теләге бик көчле икән, башта офтальмолог белән киңәшләшегез, процедураны ясатырга җыенган салондагы шартларны һәм останың квалификациясен тикшерегез. Процедура алдыннан, керфекләрне фиксацияләгәндә кулланылачак келәйдәге ингредиентлар турында сорашыгыз, анда, мәсәлән, формальдегид булмаска тиеш.

Линзалар белән йокламагыз
— Ә кызлар кайвакыт күрү өчен түгел, ә матурлык өчен контактлы линзалар кия. Моның турында нәрсә әйтә аласыз?

— Әлбәттә, контактлы линзалар — прогрессив һәм уңайлы әйбер, алар күпләрнең тормышын җиңеләйтә. Чөнки күзлек белән йөрү үзенә күрә уңайсызлыклар тудыра. Линзаларны дөрес кигәндә, шул исәптән төслеләрен дә, проблемалар гадәттә булмый, ләкин аларны, салмыйча, атналар буе һәм юылмаган куллар белән кигәндә, саклау кагыйдәләрен үтәмәгәндә, аларда йоклаганда, проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки линза астында күз гипоксиядән, ягъни кислород җитмәүдән интегә.

Озакка сузылган гипоксия күрү сәләтен киметә ала. Линазаларны салмыйча кию шулай ук күзләрнең коруына китерә. Шуңа күрә күзләрне линзалардан ял иттерергә һәм ким дигәндә төнлә «сулыш алдырырга» кирәк. Хәтта инструкция буенча тәүлек әйләнәсе кулланырга рөхсәт ителгән линзаларны да төнгә салу яхшырак. Әгәр мөмкинлегегез булса, мин бер көнлек линзалар кияргә киңәш итәр идем.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә ителде.

Авторы: Светлана Арсентьева

Фото: © https://rt-online.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев