Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хастаханәдә авыру кешеләр мәет белән бер палатада яткан

Үлгән кешене бер сәгатьтән артык палатадан алып китми торганнар

Кузбасстагы Междуреченск шәһәрендәге хастаханәдә вафат булган ир-атны палата бер сәгатьтән артык тотканнар. Башка авырулар мәет янында ятып торырга мәҗбүр булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Пациентларның берсе бу хәлне видеога төшереп алган һәм социаль челтәрләрдә тараткан. Ул терапия бүлегендәге тугызынчы палатада ятуын әйтә. Ролик авторының шикәр авыруы бар, ул коронавирус белән дә чирләгән. Хәзер аны бирегә пульмонология бүлегеннән китергәннәр. Ир-ат шушы палатада бер кеше үлүен, инде бер сәгатьтән артык вакыт узуын, мәетне беркем дә алып китмәвен сөйли.

«Без бер сәгатьтән артык мәет белән ятабыз, аны алып китүче юк. Икегә җиде метрлы палатада өч кеше ята. Беркем бер сүз әйтми, кайчан алып китәрләр. Тиздән безнең төшке аш була, безнең буыннарыбыз авырта, без артык йөри алмыйбыз», — ди авыру ир-ат.

Әлеге видеоны караучылар гаҗәпләнә, «беркемнең бернидә эше юк», «исәннәргә дә, мәетләргә дә коточкыч мөнәсәбәт», диләр.

Междуреченск шәһәрендә яшәүчеләр хастаханәдән зарлана. Бер хатын әнисенең төн буе мәет белән ятарга мәҗбүр булуын искә төшерә, башкасы мәет палатада дүрт сәгать ятуын әйтә.

Ролик авторын да гаеплиләр, ул мәрхүмнең йөзен күрсәтергә һәм диагнозын әйтергә тиеш түгел, дип саныйлар.

Междуреченск хастаханәсенең баш табибы Алишер Баховудинов сүзләренчә, хастаханәдә тикшерү бара.

«Пациентның үлемен раслагач, бер сәгать ярым вакыт узгач, мәетне моргка күчерделәр. Кичә комиссия төзелде. Регламентны бозган хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә бәя биреләчәк», — ди ул.

Баш табиб һәм Кузбассның Сәламәтлек саклау министры урынбасары ролик авторы белән очрашып, гафу үтенгән. 

Чыганак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев