Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коклюш белән авыручылар арткан

Балаларны сакларга кирәк

Татарстанда коклюш белән авыручылар арткан. 2023 елның гыйнвар — август айларында Татарстанда коклюш белән авыруның 217 очрагы теркәлгән, дип яза Шәһри Казан.

Татарстанда гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу узган елның шул ук чорына караганда 43,4 тапкыр күбрәк.

8 ай эчендә 100 мең кешегә 8,1 коклюш йоктыру очрагы туры килә. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда авыру коэффициенты 40,5 тапкыр арткан.

2023 елның гыйнвар — июль айларында төбәктә 86 коклюш йоктыру очрагы ачыкланган. 100 мең татарстанлыга 3,7 авыру очрагы туры килгән. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 18,5 тапкыр күбрәк.

— Татарстанда коклюш белән нигездә, әле вакцинация узмаган бер яшькә кадәр балалар авырый, аларны сакларга кирәк. Өч айга кадәр без прививка ясый алмыйбыз, шуңа күрә бала белән гел элемтәдә булган кешеләрне вакцинацияләү кирәк. Шул рәвешле, коклюш йоктыру чылбыры өзеләчәк, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов.

Шулай ук, белгеч моңа кадәр вакцинация уздырылмаган 3-4 яшьлек балаларга да Пентаксим прививкасын ясатырга өнди. Ул бума ютәл (коклюш), столбняк, полиомиелит, гемофиль инфекция, дифтериядән саклый. «Бу чит илдә җитештерелгән вакцина, элек түләүле иде, дип искәртә табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев