Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Коронавирус йоктыручыларның кимү тенденциясе күзәтелә

Әмма тынычланырга иртәрәк әле

Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны бер тәүлектә артып, икенчесендә кимергә мөмкин, әмма күрсәткечләрнең көзен күзәтелгән иң югары ноктага җитүе икеле.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.

«Язын бу сезонлы инфекцияләр өчен хас әйбер, моны коронавируска карата да әйтергә мөмкиндер. Әмма күрсәткечләрнең көзен күзәтелгән иң югары ноктага җитүе икеле», - диде ул.

Сезонлы вируслар дымлы һәм салкынча һава торышы (гадәттә, бу көз һәм яз айларында була) күзәтелгәндә актив үрчи, шунлыктан коронавирустан да шуны көтәргә мөмкин, дип искәртте Пшеничная.

Аның сүзләренчә, бүген инфекция йоктыручыларның кимүе күзәтелә – моңа санитар-эпидемиологик чараларны үтәү һәм прививка ясатучыларның артуы йогынты ясый.

Әмма тынычланырга иртәрәк әле, барлык профилактика чараларын үтәүне дәвам итәргә – шәхси саклану чараларын кулланырга, социаль дистанция сакларга, шулай ук прививка ясатырга кирәк, дип искәртте Пшеничная. Роспотребнадзор белгече сүзләренчә, барлык чараларны үтәгән очракта Россия җәй айларында коронавирус йоктыручылар саны буенча узган елгы минимумга ирешә алачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев