Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Коронавирустан 33 яшьлек район башлыгы үлгән

Аны коткара алмаганнар

Башкортстанның Аскын районы башлыгы Ришат Дихин 33 яшендә үлгән. Хезмәттәшләре сүзләренчә, аңа коронавирус диагнозы куйган булганнар. Табиблар тырышлыгына карамастан, кызганычка, аны коткара алмаганнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Ришат Дихин Аскын районы белән 2019 елның мартыннан бирле җитәкчелек иткән.

Ул Аскын районының Урмияз авылында туган. Башкортстан дәүләт университетында «Филология» белгечлеге буенча, аннары Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә «Юриспруденция» белгечлеге буенча диплом алган.

Ришат Дихин төрле елларда республика телевидениесендә, Башкортстан Язучылар берлегендә, Мәгариф министрлыгында эшләгән. 2018 елдан администрация башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган, Агыйдел шәһәренең мәгариф бүлеген җитәкләгән.

«Ул һәрчакта эш турында уйлады. Һәрвакыт мәрхәмәтле һәм якты хыяллар белән яшәде. Ул туган районы белән җитәкчелек итә башлагач, мин бик сөендем. Аның күпме яңа идеясе, планнары булуын белсәгез иде. Ришат эштә янды. Ул беркайчан да үзе хакында уйламады. Йокы турында уйламады. Гадел, намуслы кеше иде. Мин дустым белән горурланам», — дип яза Ришат Дихинның курсташы, шагыйрь Алмас Шаммас. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев