Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Көз көне авырмас өчен нәрсә эчәргә кирәк?

Табиб белән киңәшләшеп кулланыгыз

Роспотребнадзор көзге салкыннардан саклану һәм иммунитетны ныгыту өчен нинди эчемлекләр эчәргә кирәген әйтте. Бу хакта РИА Новости яза, дип белдерде Интертат.

Алар арасында имбир, сырганак, лимон, балан һәм бал белән чәй рецепты бар.

Шулай ук кара карлыган белән дарчин компоты, айва белән фейхоа компоты да көзен салкын тиюдән сакларга ярдәм итәчәк.

Нарат җиләгеннән ясалган эчемлек тә файдалы булачак. Моның өчен шикәр комыннан сироп ясарга кирәк. Сиропка дарчин (корица), кардамон, дәфнә яфрагы, берничә түгәрәк борыч салырга һәм кайнатырга кирәк. Аннан нарат җиләген изәргә һәм бөтенесен бергә кайнатырга кирәк. Аннан лимон һәм бал салырга кирәк.

Мүк җиләгеннән ясалган эчемлек тә чирләмәскә ярдәм итәчәк. Әлеге эчемлеккә алма, әфлисун, лайм согы, дәрчин һәм имбирь тамыры да өстәргә кирәк. Бөтенесен бергә кушып кайнатып чыгарырга һәм 10 минут чамасы сүрән утта тотарга.

Әлеге эчемлекләр салкын тидермәскә ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев