Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Куркыныч авыруны җиңгән Равил Насыйбуллин: «Үләсемне әйтсәм, күпме кешене сагышка салачакмын дип уйладым»

Гармунда да өздерә ул, җырлый да, театрда да уйный

Равил Насыйбуллин белән еш очрашабыз. Теләче районының Иске Җөри авылында мәдәният йортын җитәкли ул. Әллә каян якын итеп эндәшеп тора үзе. Хәлләр сораша, йөзендә гел елмаю була. Иҗат, сәнгать, ирешкән уңышлары хакында сөйли. Күпме генә аралашсак та, 43 яшьлек ирнең зур сынаулар узып, куркыныч авыруны җиңгәнен белми идем.

– Моннан 7 ел элек килде ул сынау. Кинәт авырып киттем. Тамагым шешкәч, башта мин моны ангина дип уйладым. Табибка да күрендем. Узар да китәр кебек иде. Тик бераздан хәлем авырайды: муеным һәм башымның шешүе куркуга салды. Теләче табиблары Казанга юллама бирде, – дип искә ала Равил. – Башкала табибы сөенечле хәбәр әйтмәде. Миндә яман шешнең дүртенче стадиясе ачыкланган икән. Сиңа операция ясап булмый, химия терапиясе бирә алмыйбыз, мондый диагноз белән озак яшәмиләр, өйдәгеләреңә дә әйт, саубуллашасы кешеләрең белән хушлаш, диде. Кыскасы, өмет калдырмады. Шөкер, шул чакта Аллаһы Тәгалә минем юлыма коткаручы фәрештә җибәрде.

Фәрештә дип ул табиб Рөстәм Сафинны атый. Тәҗрибәле белгеч Равилгә күңелен төшермәскә киңәш итә. Баксаң, шул көннәрдә Казанга төрле илләрдән онкологлар җыелып, нәкъ менә Равилнекенә охшаш диагноз турында фикер алышалар икән. Табиб аны тикшеренүдә катнашырга күндерә.

– Өйдәгеләргә берни сиздермәдем. Кайтып, үләсемне әйтсәм, күпме кешене сагышка салачакмын бит. Тамак шешкән дә башка органнарга ялкынсыну киткән, дип ялганладым. Хастаханәгә ятмыйча булмый, дип кисәтеп тә куйдым, – ди Равил. – Беренче химияне 9 сәгать алдым. Рөстәм Сафин һәрвакыт янымда булды. Табиб кына түгел, көчле психолог та әле ул. Яшисең килсә, начар уйларга бирелмә, авыру кешенең сихәтләнүе 75 процент үзеннән тора, диде. Мин ышандым һәм «яшим» дидем. Авыр чакта да елмаерга тырыштым. Сер бирмәдем.

Ул хәтта үлемгә дә әзер була. Бурычлары булуы гына тынгы бирми аңа. Ул чакта бер эшеннән киткән, әле яңа мәдәният йортына урнашып йөргән чагы була. Алган кредитын кем түләр дип борчыла ул. Нурланыш, химия терапияләре алганнан соң Равилгә инвалидлык бирәләр. Шуннан соң ул беренче эш итеп, булган кредитларыннан котыла.

– Әтием сизенде. Көчле дарулар эчә башлагач, тән авырлыгым артты. Инвалидлык бирелгәч тә, нидер яшерәсең, диде. Әллә берәр документымны күргән инде ул – анысы билгесез. Әтидән бу хакта сорый алмыйча калдым. Үпкәсендә начар чир табылып, ул арабыздан китте инде. Әтине югалту тормышның якасына ныграк ябышырга мәҗбүр итте, – ди Равил.
Равилнең авыруын соңрак бөтен кеше белә. Матди ярдәм булсын дип, бер төркем татар эстрадасы җырчылары хәйрия концерты да үткәрә. Равил үзе белми дә кала. Әмма бүген ул тормышында очраган, авыр чакта булышкан һәркемгә рәхмәтле.

Гармунда да өздерә ул, җырлый да, театрда да уйный. Үзе җитәкләгән иҗат коллективы белән кая гына йөрми алар. Республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Хәтта Россия күләмендә узган чараларда да катнашалар.
– Мин авыруны Аллаһы Тәгалә һәм ак халатлы фәрештә Рөстәм Сафин ярдәме белән җиңдем. Елмаерга, уен-көлке сөйләшергә тырыштым. Бер палатада яткан егетләр, үләбез инде дип, гел боектылар. Алар исән түгел инде. Гел табибларга күренеп торам, вакытында анализлар тапшырам, – ди ул. – Бөтен авыру артык борчылудан килеп чыга. Лимфа төеннәрем шешеп киткәндә, көчле стресс кичергән идем. Эзсез калмады. Шуңа да юк-барга борчылмаска киңәш итәм. Кешеләр белән аралашып яшәгез. Мәдәният өлкәсендә эшләвем белән бәхетле мин. Эшем күңелемә рәхәтлек бирә. Иркәләнеп үсмәдем. Шуңа да авырлыкларга түзә беләм. Әбием, гел кешенең күзенә кереп тормасаң, китереп бирмиләр, дияр иде. Чынлап та шулай. Кайда да тырышлык кирәк. Һәм сәламәтлек.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев