Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Куркыныч «кара күгәрек» авыруы Россиядә дә пәйда булган

Кемнәрдә барлыкка килә

«Кара күгәрек», гадәттә, эссе һәм дымлы климатлы илләрдә очраса да, кайбер очракларда ул Россиядә яшәүчеләрдә дә күзәтелергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Инфекционистларның илкүләм фәнни җәмгыяте рәисе, Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

Табиб-рентгенолог, медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү өлкәсендәге Ильинская хастаханәсенең нурлы диагностика бүлеге җитәкчесе Павел Попов элегрәк хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясен кичергәннән соң ике ай үткәч бер пациентта мукормикоз — «кара күгәрек»кә хас үзгәрешләр ачыкланган.

«Гәрчә, бу югары температура һәм бик дымлы климат өчен хас эндемик инфекция булса да, ул авыр иммуносупрессив халәттә, шулай ук даруларны дөрес кулланмаган вакытта безнең шартларда да барлыкка килергә мөмкин», — диде Горелов.

Ул ачыклап үткәнчә, әлеге авыру күбесенчә шикәр диабетыннан интегүче кешеләрдә, авыр иммуносупрессив халәттә, шулай ук антибактериаль һәм гормональ препаратларны интенсив, дөрес кулланмаган вакытта барлыкка килә. Бу очракта кеше теләсә нинди инфекциягә, шул исәптән «кара күгәрек»кә дә бик тиз бирешә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев