Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мамадышта приютта яшәүче алты яшүсмер антисептик эчеп агуланган

Хәзер тикшерү бара

Татарстанда социаль приютта тәрбияләнүчеләр антисептик эчеп агуланган, хәзер бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү идарәсе.

"7 ноябрь кичендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Надежда" социаль приютында тәрбияләнүче алты бала "агулану" диагнозы белән Мамадыш үзәк хастаханәсенә китерелде. Әлеге факт буенча "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару, яки хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган", - диелә хәбәрдә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2004-2008 елларда туган ике кыз һәм дүрт малай социаль учреждениегә кергән вакытта кулларны эшкәртү өчен куелган антисептик салынган савытны алганнар. Аңа су өстәгәннәр һәм шуны эчеп куйганнар. Алга таба балаларның хәле начарлана, алар хастаханәгә озатыла. Хәзерге вакытта алар табиблар күзәтүе астында

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев