Мәктәпләрдә аерым класслар ябылырга мөмкин
Министр нәрсә диде?
Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.
«Социаль челтәрләрдә инде яңа уку елы башланганчы ук төрле имеш-мимешләр таралган иде, – диде министр. – Балалар янә дистанцион укуга күчәчәк дигән мәгълүмат ул дөреслеккә туры килми. Моның өчен бернинди нигез дә юк».
Авыручылар саны артып киткәндә дә мәктәпләрдә аерым класслар, бакчаларда кайбер төркемнәр генә ябылырга мөмкин дип ассызыклады чыгышын Рафис Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев