Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Мәктәпне җиләк исле төтен басты”: укучылар электрон сигарет тарта

Бу афәттән ничек котылырга

Без альтернативалар заманында яшибез. Ни өчен дигәндә, бер әйбер ошамаса, аны шунда ук икенче әйбергә алыштырып була.Тәмле, әмма зыянлы ризыкны, шундый ук тәмле, ләкин файдалысы белән алыштыра аласың.

Ләкин кайвакыт мондый альтернатив юллар бөтенләй дә уңай якка карамый. Ә киресенчә, артык ышандырганнарны юлдан яздыра, модага кереп, җәмгыятьтә начар гадәтләр формалаштыра.

...Тәмәке тартуның организмга зур зыян китерүен һәркем белә. Шул тәмәкеле продукция җитештерүчеләр, халыкның сәламәт яшәү рәвешенә тартыла башлавын аңлап, стресстан “арындыра” торган яңа уенчык уйлап чыгара. Берәү генә дә түгел әле ул. Исемнәрендә, формаларында адашып бетәсең. Кулай бәяле, тәмле исле, матур итеп пар болытлары ясап була торган электрон тарту җайланмалары! Бу реклама да, антиреклама да түгел. Бу язмамда фәкать фактлар китереп, тартуның нишләп шуның хәтле модага керүен аңлатып карыйсыбыз килә.

18 яшьтән олырак булган аудитория арасында сораштыру уздырдык. Барлыгы 63 кеше катнашты. Шуларның 39ы “электрон сигарет тартам” дип җавап бирде. Ә инде сәбәпләргә төшенә башлагач, күбесенән мондый җаваплар ишеттек: “Элек юк-бардан башны ял иттерә иде, хәзер гадәткә әйләнде”, “гадәти сигаретларны ташлыйм дип, электронкага күчтем”, “процесс ошый”, “тирә-яктагылар тарткач, минем дә тартасы килә”.

2021 елның гыйнвар аенда электрон сигаретларны гадәти сигаретларга тигезләштерделәр. Канун нигезендә электрон сигаретларны балигъ булмаганнарга сату, аны җәмәгать урыннарында тартуны тыйдылар. Ләкин электрон сигаретларны автобус тукталышында түгел, хәтта укытучы күрмәгәндә, мәктәп партасы артында да тартып утыралар икән. Яңа уку елы башыннан ук укытучылар моның турыда хәбәр итеп, “мәктәпне җиләк исле төтен басты” дип, чаң суга. Укытучы әйтеп кенә булса икән ул. Нишлисең бит, үсмер өчен ул эстетика, зәвык... Бәлки аңа йогынты ясап булыр иде, әмма әти-әнисе шушындый ук “парить итәргә” яратучы булгач, аңлатуның мәгънәсе дә юк.

Яшьләрнең мондый никотинлылы бәйлелегендә кем гаепле? Маркетинг монстрларын кем туктата алыр? Канунның тиешле дәрәҗәдә үтәлүен кем карарга тиеш? Ахыр чиктә, киләсе буынга без нинди гадәтләр, тенденцияләр калдырачакбыз – бер Аллаһ белә. Тик шуны онытмаска кирәк: һәрнәрсә үзеңнән башлана.

Алсу Мансурова

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев