Ни өчен чәй эчүгә караганда, су эчү файдалырак
Башка сыеклыклар, шул исәптән чәй, организмны чистартуда су кебек үк функцияне үти алмый
Суны ач карынга эчәргә кирәк.
Ач карынга су эчү организмнан артык ферментларны чыгаруга ярдәм итә һәм ашкайнатуны көйли, дип сөйләгән РИА «Новости»га Люберецк өлкә хастаханәсе эндокринологы Наталья Новикова.
«Ач карынга су эчү бик мөһим, моны һәркем белергә тиеш. Ач карынга эчкән су ашказаны-эчәк тракты юлларыннан тотрыксыз һәм ашкайнатуда катнашмый торган ферментларны чыгарып ташлый. Су белән алар организмнан китә, шуннан соң ашалган иртәнге аш тулысынча үзләштерелә һәм организмга файда китерә», – дигән Наталья Новикова.
Шул ук вакытта, табиб сүзләренчә, башка сыеклыклар, шул исәптән чәй, организмны чистартуда су кебек үк функцияне үти алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев