Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Нинди эчемлек яман шеш куркынычын киметә?

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз

Табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова онкологик авырулар үсеше куркынычын киметергә сәләтле эчемлек турында сөйләде.

Зөһрә Павлова күбрәк яшел чәй кулланырга киңәш итә. Аның сүзләренә караганда, бу эчемлек организм өчен бик файдалы антиоксидант полифенол-эпигаллокатехин галлат бар. Нәкъ менә шушы матдә ароматаза ферментының активлыгын контрольдә тота ала, ул ир-егет һәм хатын-кыз гормоннары балансын бозарга сәләтле. Ә хатын-кызлар гормоннарының ирләр организмында артуы аркасында яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсү куркынычы сизелерлек артырга мөмкин.

Доктор шулай ук, ризык кабул итү һәм чәй (кофе) куллану арасында бер сәгать булса да узарга тиешлеген билгеләп үтте.

“Исегезгә төшерәм, теләсә нинди чәйне, карамы ул, яшелме, ризык артыннан ук эчү кирәкми. Кофе кебек үк, бу эчемлекләр дә көчле абсорбент булып торалар, һәм азыктагы күп кенә файдалы матдәләрен юк итәләр”, - дип аңлатты Зөһрә Павлова.

Автор:Фануз Хабибуллин, Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев