Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

«Омикрон» штаммының иң киң таралган симптомнарын әйттеләр

Баш авырту, томау төшү..

Баш авырту, томау төшү һәм тамак авырту коронавирусының яңа штаммы «омикрон»ның иң киң таралган симптомнары. Лондондагы Король көллияте галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Коронавирусының симптомнарын күзәтү өчен уйлап табылган ZOE Covid Study кушымтасын әзерләүчеләрнең берсе, медицина фәннәре докторы Клэр Стивс COVID-19ның гадәти билгеләре хәзер күпкә азрак таралуын һәм симптомнарның якынча 75 проценты салкын тию билгеләренә охшаш булуы турында Express басмасына сөйләгән.

«Без тамак авырту, баш авырту һәм томау төшү кебек симптомнарның мөмкин кадәр тизрәк исемлеккә кертелүен телибез», — дип билгеләп үтә галим. Аның фикеренчә, Бөекбритания хөкүмәте әлеге симптомнарны коронавирус вирусы симптомнарының рәсми исемлегенә кертергә тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев