Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Прививка ясаткан райондашларыбыз үзләрен ничек хис итә

Вакцинация дәвам итә

Районда коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Поликлиникага килгән 3445 дозаның 2795е файдаланылган инде. Прививка ясаткан райондашларыбызның хәлен белештек. 

Светлана МАСЛОВА, Кичкетаң амбулаториясе мөдире:

–     Мин прививканың беренчесен үзебезнең амбулаториядә 2 мартта ук ясаткан идем. Икенчесен 23 мартта куйдырдым. Ул чакта без сигез кеше идек. Шәхсән мин үзем прививканың бернинди тискәре йогынтысын тоймадым. Температурам да булмады. 18 майда икенче төркем авылдашларга прививка куйдык. Анысында 35 кеше теләк белдерде. Кичә аларга да икенче тапкыр ясадык инде. Авылдашларыбыз арасында вакцинацияне авыр кичерүчеләр юк. Бары тик бер кешенең генә бераз температурасы күтәрелде. Ә менә яшьләренә килгәндә, нигездә, өлкәннәр. Бу яктан аларны яшьләргә үрнәк итеп куярлык.

Чулпан ХӘМИДУЛЛИНА, 7нче балалар бакчасы мөдиренең административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары:
–     Вазифам балалар бакчасы белән бәйле булганлыктан, безгә сабыйлар, әти-әниләр белән еш аралашырга туры килә. Эш буенча башка оешмаларга да йөрим. Соңгы вакытта туган авылым Иж-Бубыйда авыручылар саны да артты. Туганнарыбыз арасында да авырып хастаханәдә ятучылар булды. Менә шуларны уйлап, прививка ясатуны тизләтергә кирәк дип йөри идем. Поликлиникадан эш урынына килеп ясаулары бик тә уңайлы булды. 2 июнь көнне прививка ясаткан биш хезмәткәрнең берсе мин идем. Ә аңа кадәр куйдырган ун хезмәттәшебез бу көнне прививканы икенче тапкыр ясаттылар. Белүемчә, поликлиниканың үзенә барып ясатучылар да бар. Тулаем алганда, безнең бакчадан вакцинацияне әлегә 23 кеше узды. 
Прививканың бернинди тискәре йогынтысын тоймадым. Бары тик укол урыны гына бераз авыртып торды. Шәфкать туташы киңәшен тотып, беренче өч көндә укол салган урынга су тидермәдем. Хәзер инде икенче тапкыр ясатуны көтәм. Аннан күңелем тыныч булыр. Чаллыда полиция бүлегендә  эшләүче улыбыз да, Әгерҗедә МЧСта эшләүче тормыш иптәшем дә прививка ясатырга планлаштыралар.  
   
Надежда КАРПОВА, Тирсә авылы:
–     Мин прививканы әлеге кампания старт алуга ук, декабрь аенда ясаттым. Чөнки ул чакта Тирсә амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли идем. Һәрчак авырулар кабул итәргә туры килгәч, үзем дә чирләп китәрмен дип курыктым. Хәзер инде эшләмим. Әмма прививканы вакытында ясатып куйганыма бик тә сөенәм. Чөнки үзеңне әлеге катлаулы авырудан саклауның бердәнбер ышанычлы юлы бит ул әлегә. Гомумән, мин прививкалар куйдыру яклы. Ижау медучилищесында белем алганда ук башка шушы фикер сеңеп калган иде. Елның-елында грипптан да куйдырмый калганым юк. Шуңа микән, грипп белән дә, ОРВИ белән дә соңгы тапкыр кайчан авырганымны хәтерләмим дә.   

Белешмә:
Вакцинациягә кагылышлы барлык сораулар белән 22672, 22791 телефоннарына шалтырата аласыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев