Районда диспансерлаштыру һәм профкүзәтү кампаниясе дәвам итә
Регуляр медицина тикшеренүләре авыруларны вакытында ачыкларга, өзлегүләрне булдырмаска, тормыш сыйфатын югары дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә
“Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында диспансерлаштыру узу барышында өч пациентта иртә стадиядәге яман шеш авыруы ачыкланды. Иң мөһиме, моңа кадәр алар үзләрендә бернинди үзгәреш тә тоймаганнар”, – дип сөйләде район хакимияте бинасында эшлекле чәршәмбе кысаларында чыгыш ясаган район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Любовь СТАРИКОВА.
Бер очракта простат-специфик антигенга (ПСА) анализ тапшырганда простата авыруы ачыкланган. Икенче очракта гади тикшерү барышында тиредә яман шеш авыруы күзәтелгән. Өченчесендә үпкә тамырының зарарлануы билгеле булган.
– Барлык пациентларга да онколог тарафыннан вакытында тиешле ярдәм күрсәтелеп, алга таба тиешле дәвалану узу билгеләнде, – диде Любовь Владимировна.
Сер түгел: бүгенге көндә дөнья күләмендә кеше үлеменең төп сәбәбе булып кан әйләнеше системасы авырулары тора. Безнең район да искәрмә булып тормый. Әйтик, быелгы диспансерлаштыру барышында гына да кан әйләнеше системасында беренче тапкыр барлыкка килгән авыруларның 108 очрагы ачыкланган.
– Стандарт процедуралардан тыш, безнең республикада “Бердәм кардиолог” дип аталган система да гамәлдә. Төшерелгән электрокардиограмма (ЭКГ), СМАД тикшерүләре (кан басымын күзәтү), кан басымы үзгәрү белән бәйле дәвалау очраклары һәм йөрәк-кан системасына кагылышлы башка авырулар, автомат рәвештә “Бердәм кардиолог” системасына кертелеп, ясалма инетеллект ярдәмендә күзәтү уза һәм ул әлеге системада табибның аерым игътибары таләп ителгән пациентларны билгели. Бу пациентлар телефон буенча поликлиникага кабул ителүгә чакырылалар һәм аларга тиешле тикшеренүләр билгеләнә, – дип сөйләде Любовь Владимировна.
ЭКГда үзгәрешләре булган бер пациентны нәкъ менә шундый үзгәрешләр ачыклану нигезендә кабат поликлиникага чакырып алганнар. Контроль ЭКГ уздырганнан соң анда башланып килүче миокард инфаркты ачыкланган һәм ул ашыгыч төстә хастаханәгә озатылган.
– Сәламәтлек – даими игътибар һәм кайгыртуны таләп итүче кыйммәтле байлык ул. Регуляр медицина тикшеренүләре авыруларны вакытында ачыкларга, өзлегүләрне булдырмаска, тормыш сыйфатын югары дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Нәкъ менә шуның өчен диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшеренүләрне вакытында узу кирәк, – дип йомгаклады доктор.
Медицина тикшеренүен Әгерҗе район үзәк хастаханәсе поликлиникасында (Гоголь урамы, 6, белешмәләр өчен телефоннар: 26922, 89053100730), авыл халкына фельдшерлык-акушерлык пунктларында, амбулаторияләрдә, Красный бор участок хастаханәсендә үтәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев