Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Районга балалар өчен “Спутник М” вакцинасы кайта башлады

Вакцина ясатыр алдыннан балаларны педиатр карый.

Узган атнада районга 12­17 яшьтәге балалар өчен коронавируска каршы ике компонетлы ун доза “Спутник М” вакцинасы кайткан.

– Аларның барысы да куелды инде. Тагын ун доза вакцинага заявка бирелде, – ди район педиатры Ксения Мифтахова. – Балаларның барысы да үзләрен яхшы хис итә. Дөрес, кайберләрендә тән температурасы бераз күтәрелүе күзәтелде. Әмма ул тиешле нормада булды. Зурларныкы кебек үк, 21 
көн узганнан соң бу балаларга да вакцинаның икенче компоненты куелачак.

Балаларга прививка куйдыру өчен аның ата­-анасыннан гариза һәм вакцинациягә рөхсәт язуы алына. Прививка куйдырырга теләүчеләр балалар поликлиникасы регистратурасына (телефон: 22478) йә мәктәптәге шәфкать туташларына мөрәҗәгать итә алалар. Зурларга куйгандагы кебек үк, вакцина ясатыр алдыннан балаларны педиатр карый. Прививка сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә (8­16 сәгатьләрдә, 12­13 сәгатьтә – төшке аш) балалар поликлиникасының 4нче кабинетында куела

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев