Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Реанимациядә җан биргән

Тагын өч кеше зыян күргән

28 декабрь көнне иртән республика клиник хастаханәсендә 21 декабрьдә Осиново бистәсендәге торак йортта газ шартлау вакытында зыян күргән 63 яшьлек ир-ат вафат булды, дип хәбәр итә «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы.

Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге йортның бер өлеше җимерелгәннән соң җинаять эше кузгатылган иде. 21 декабрь иртәсендә Үзәк урамындагы йортның бер фатирында көнкүреш газы шартлады.

Фатирның тәрәзәләре, түшәмнәр җимерелгән. 62 яшьлек фатир хуҗасы тәненең 80 проценты пешкән, аны хастаханәгә салганнар иде, инде менә шундый күңелсез хәбәр. Ир кеше реанимациядә үлгән. Тагын өч кеше зыян күргән. 16 фатир хәзер яшәү өчен яраксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев