Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ревакцинация узарга соңармагыз

Куйдыру вакытын һәр кеше үзе исәпләп чыгара

Зурлар өчен прививка кую категориясенә туры килгән райондашларыбызның 84 проценттан артыгы (18200дән артык) коронавируска каршы прививка ясаткан.

Шуларның 5047се (58,7 процент) – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

– Өлкәннәрнең прививка ясатуда пассив булуы безне бик тә борчый. Чөнки вакцина әлегә коронавирустан саклаучы бердәнбер ышанычлы чара булып кала. Шуңа өлкән райондашларыбызга тагын бер кат мөрәҗәгать итәсе килә: без һәр очракны аерым карарга да әзер. Теләге булганнарга прививка өйгә барып та куела, – ди Данис Робертович.

Яңа поликлиникада прививка 208нче кабинетта ясала. Аңа кадәр 206нчы кабинетта фельдшерда медицина күзәтүе узарга кирәк. – Күп кенә райондаш ларыбызның ревакцинация узар чагы да килеп җитте инде. 31 январьга прививканы икенче кат куйдыручылар саны бер меңгә якынлашты. Чынлыкта, алар күбрәк булырга тиеш дип уйлыйм. Бәлки, кемдер онытып та җибәргәндер, – ди ул. 

Куйдыру вакытын һәр кеше үзе исәпләп чыгара. Коронавирустан беренче прививканың ике компонентын да ясатканнан соң алты ай узган булса, аны кабат ясатырга киңәш ителә. Бу шулай ук коронавирус белән авырганнарга да кагыла. Чөнки андыйларга да ярты елдан соң прививка куйдырту мөһим. Шунысын да истән чыгармагыз: прививка куйдырыр алдыннан ике атна дәвамында авырмавыгыз, авырган кешеләр белән контактта булмавыгыз шарт.  

– Иммунитетны ныгыту өчен вакцинация хәзерге вакытта, ягъни авыруларның күтәрелеш чорында, аеруча кирәк. Прививка куйдыру тәртибе беренче тапкыр ясаткандагы кебек үк. Райондашларыбызга бер компонентлы “Спутник Лайт” һәм ике компонентлы “Спутник V”  прививкалары тәкъдим итәбез, – ди Данис Шәймуллин.

Прививка кую өчен оешмапредприятиеләргә чыгу, күпкатл ы йортларның ишегалларына бару кебек моңа кадәр файдаланылган чаралар да – гамәлдә. Моның өчен поликлиника регистратурасына шалтыратырга кирәк. Телефоны – 26922.

Хастаханәдә пациентларны кабул итү бүлегендә прививканы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында куйдырырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев