Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Роспотребнадзор «Х авыруы» турында аңлатма бирде

17 гыйнварда Давоста билгесез чир турында фикер алышачаклар

«X авыруы» турындагы белдерүләрнең фәнни түгел, ә икътисади мотивлары булырга мөмкин, пандемиягә әзерлек мәсьәләләре хакында даими фикер алышулар үткәрелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә, дип язып яыкты Татар-информ.

17 гыйнварда Давоста узачак Бөтендөнья икътисади форумында билгесез чир - «X авыруы» турында фикер алышачаклары хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Әлеге авыру Covid-19 пандемиясеннән берничә тапкыр куркынычрак булырга мөмкин.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «X авыруы»ның Давос форумы көн тәртибенә кертелүе һәм анда катнашучыларның – алар арасында фармацевтика компанияләре дә бар - финанс ягыннан кызыксынган составы сессиядә сүзнең инвестицияләрне арттыру тирәсендә барачагы хакында сөйли.

«Бу зур фармацевтика кампанияләренә аеруча файдалы, алар, янәсе, пандемиягә әзерлекне тәэмин итү алымын алдан күрүләрен күрсәтә, шуңа күрә Бөтендөнья икътисади форумында әлеге мәсьәлә хакында фикер алыша», - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев