Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Россиядә битлек режимы кире кайтырмы?

Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аңлата

Россия Президенты матбугат сәркатибе Песков, Россия Федерациясендә грипп таралу аркасында, битлек режимын кертү планы булмавын белдерде. Бу хакта Шәһри Казан яза.

— Роспотребнадзор белдерүенчә, декабрьдә Россия Федерациясендә 1 миллионнан артык кеше респиратор авырулар, шул исәптән грипп йоктырган. Һәм моңа яңалык итеп карарга кирәкми, — диде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Песков ассызыклаганча, ил җитәкчелеге хәзерге вакытта Россиядә битлек режимын кертергә җыенмый.

— Хәтта ковидка чаклы да кыш буе грипп белән авырдык, ковидтан соң да чирләдек һәм ул дәвам итә. Әйдәгез моны декабрьдә көтелмәгән яңалык итеп кабул итмик. Белгечләр фикеренчә, битлек режимын кертер өчен тиешле күрсәткечләр юк, - дип билгеләп үтте Кремль вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев