Россиядә җитештерелгән дару ышанычлыракмы, әллә чит илнекеме?
Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты үзебездә җитештергән дарулар белән чит илдә чыгарылганы арасында бернинди аерма да сизми
Бер ел эчендә Россиядә җитештерелгән дару күләме 7 процентка арткан. Бүген даруханә киштәләрендә тәкъдим ителгән препаратларның өчтән ике өлеше үзебездә җитештерелә. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында шулай дип белдерәләр. Әмма үзебездә чыгарылган дару күләме артса да, аларның файдасына ышанмаучылар да җитәрлек.
Белгечләр фикеренчә, хикмәт даруда гына түгел. Дарулар һәм аларның аналогларына бәйле ыгы-зыгы Россиягә каршы чикләүләр кертелгәч башланды. Чит илдән күп кенә дарулар кайтарылмый башлагач, күпләр, даруханәләрдән кырып-себереп, үзенә кирәкле препаратларны җыярга тотынды. Нәтиҗәдә күп кенә даруларга кытлык пәйда булды. Фармацевтлар сатуда булмаган чит ил препаратлары урынына үзебездә җитештерелгәннәрен тәкъдим итсә дә, халык аналогларга күчәргә ашыкмады.
Бу хәлләр башланганга өч-дүрт еллап вакыт узса да, вазгыять әллә ни үзгәрмәде: халык әле дә булса даруларның үзебездә җитештерелгән аналогларына ышанып бетми. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Анда катнашкан респондентларның өчтән бере (27%) үзебездә җитештерелгән даруларны җиңелчә авырулар вакытында гына эчүен, җитдирәк чир ачыкланганда, кирәкле даруны чит илдән кайтарту юлларын эзләвен әйткән.
Сораштыруда катнашучыларның тагын 18 проценты үзебездә җитештергән дарулар белән чит илдә чыгарылганы арасында бернинди аерма да сизмәвен белдергән.
Ни өчен үзебездә җитештерелгән даруларның күп очракта файдасы тими соң?
Табиб-эндокринолог Динара Таюпова сүзләренә караганда, аналог даруның организмга файдасы тимәү ул препарат начар дигән сүз түгел әле.
«Даруларны һәм аларның аналогларын составындагы төп матдә берләштерә. Әмма аларга кушылган ярдәмче матдәләр төрле булырга һәм организм аларны кабул итмәскә, яки моңарчы эчеп ияләнгән матдәне таләп итәргә мөмкин. Кайбер аналогларның шифасы тимәү әнә шуңа бәйле. Аннары дару бер үк диагнозлы ике кешенең берсенә килешергә, икенчесенә, киресенчә, бер файдасы да булмаска мөмкин».
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сүзләренә караганда, безнең илдә теркәлгән барлык дарулар: чит илдән кертелгәне дә, үзебездә җитештерелгәне дә җитди тикшерү уза.
«Иң беренче чиратта, аларның нәтиҗәлелек, куркынычсызлык стандартларына ни дәрәҗәдә туры килүе ачыклана. Ул клиник тикшеренүләр ярдәмендә раслана. Үзебездә җитештерелгән даруларның арта баруы сөендерә. Әйтик, йөрәк авыруларын, пневмонияне дәвалаганда кулланыла торган үзебезнең дарулар арасында сайлау мөмкинлеге аеруча күбәйде», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев