Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Россиядә коронавирусның «кракен» дигән яңа төрен йоктыруның беренче очрагы теркәлгән

Хәзерге вакытта Россиядә «омикрон»ның ВА.5 линиясе өстенлек итә

Россиядә коронавирусның омикрон-штаммының яңа варианты - «кракен» белән зарарлануның беренче очрагы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кракен» вариантын йоктырган беренче пациент Пенза өлкәсендә теркәлгән. Аны VGARus илкүләм базасына көн саен кертелә торган SARS-CoV-2 геномнарын секвенацияләү мәгълүматларын мониторинглау ярдәмендә ачыклаганнар.

Хәзерге вакытта Россиядә «омикрон»ның ВА.5 линиясе өстенлек итә, дип искәрттеләр Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев