Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Табиб коронавирус аркасында бала тудыру сәләтен югалту куркынычы турында кисәтә

Бигрәк тә ир-атларда

Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырган ир-атка баласызлык куркынычы яный. Журналистларга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр баш белгеч-гинекологы Елена Уварова шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"<...>Covid белән бәйле рәвештә баласызлык проблемалары барлыкка килде, бигрәк тә ир-атларда», - дип искәртте белгеч.

Табиб сүзләренә караганда, Covid белән авырганнан соң, мәни сыйфаты 38 процентка кими. 

Шул ук вакытта Уварова грипп һәм чәчәк авыруы аркасында бала таба алмый торган булып калу куркынычын табиблар беркайчан да күзалламаган, тик балачакта колак арты бизе шешү (свинка) ир-атның репродуктив сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы мәгълүм, дип өстәде.

Хәер, соңрак популяр табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Евгений Комаровский әйтүенчә, тикшерелмәгән мәгълүмат аркасында, коронавирус авыруыннан соң бала булмауның реаль куркынычына караганда кискен психоз белән очрашу ихтималы күпкә югарырак.

Элегрәк «Татар-информ» галимнәр Covid-19 инфекциясе белән зарарлану куркынычы генетик яктан бәйлелек белән карала, дип хәбәр иткән иде.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев