Тәмәке, вейп тарту нәрсәгә китерә
Вейп тарту... Әлеге җитди кебек тоелмаган исем артында дәвалап булмастай җитди авыру тора. Вейпинг нәрсә белән яный, замана балаларын электрон тәмәке тартудан ничек сакларга мөмкин булуы турында 31 май - Тәмәкегә каршы көрәш көнендә Әгерҗе район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Любовь СТАРИКОВА белән сөйләштек.
- Любовь Владимировна, элек вейп белән мавыгучы яшүсмерләрне зур шәһәрләрдә генә күрә идек, хәзер алар безнең Әгерҗедә дә бар. Яшьләр арасында вейп тарту белән бәйле хәл ничек?
- Әгерҗе буенча төгәл статистика алып барганыбыз юк, чөнки вейпка бәйлелектән дәвалау буенча мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Тулаем карасак, яшьләр вейпка күчә. Саннар күрсәткәнчә, бүгенге көндә тартучы яшьләрнең якынча 40 проценты вейп кулланучылар. Укучылар да бик тиз тартыла. Аларны, иң беренче чиратта, тәмәке исе булмау, төрле хуш исле өстәмәләр җәлеп итә. Интернетта актив төстә реклама алып барылуы (әлбәттә, сәламәт яшәү рәвешен яклаучылар тарафыннан түгел) да хәлне катлауландыра.
- Вейпинг нәрсәсе белән куркыныч?
- Беренчедән, аның никотин белән агулану китереп чыгаруы бар. Хуш исле өстәмәләрдән алган тойгылар, никотин тәэсире китереп чыгара торган җиңелчә йомшаклык, конкрет дозаның булмавы (тәмәкедән аермалы буларак) тәмәке тартучыны мавыктырып җибәрергә мөмкин. Шул ук вакытта вейп өчен сыеклыкта никотинның күпме булуы билгеле түгел. Россия буенча никотин белән агулану очраклары бар инде.
Икенчедән, вейп өчен сыеклык үзе үк зур куркыныч тудыра. Анда бик күп майлар бар һәм алар үпкәләрдән берничек тә парга әйләнми.
Гадәттәгечә тәмәке тартканда никотин сумалалары бронх стеналарына утырса, вейпинг вакытында май үпкәләргә үтеп керә һәм альвеолаларга утыра. Хасил булган май элпәсе суның парга әйләнүен туктата һәм үпкәдә газлар алмашын боза. Бу исә хроник гипоксия халәтенә китерә, кеше сулыш ала һәм аны чыгара, ләкин үпкә тукымасында углекислый газ/кислород алмашыну бармый. Бу суның нормаль парга әйләнүе булмау белән бергә хроник рәвештә ялкынсынуга һәм альвеолаларда күзәнәкләрнең һәм күзәнәкара киңлекләрнең шешүенә китерә.
- Электрон тәмәке гадәтигә яхшы альтернатива дип санап, күп кенә тәмәке тартучылар вейпларга күчте…
Тәмәке тартуны ташласаң, бөтенләй ташлау кирәк. Чөнки гади тәмәкедән вейпка күчкәндә нәтиҗә тагын да начаррак. Күз алдыгызга китерегез: сумала тулган үпкәләр май элпәсе белән дә каплана…
- Ә “попкорн үпкәләре” дигән термин нәрсәне аңлата?
- “Попкорн үпкәләре" куркыныч авыру. Ни өчен аларны шулай атыйлар? Версияләрнең берсе “попкорн үпкәләре”н тыңлаганда табиб попкорн шартлагандагы яки аның чиертүен хәтерләткән тавыш ишетергә мөмкин. Бу вейплардан зарарлы матдәләр сулау нәтиҗәсендә вак сулыш юллары тыгылу һәм ялкынсыну белән бәйле. Рентгенограмма ясаганда мондый үпкәләр шулай ук кабарган попкорнны хәтерләтә.
- Вейпка бәйлелек тагын нәрсәсе белән яман?
- Иммунитетның какшавы, когнитив тайпылышлар, онкология, һәм, әлбәттә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт һәм инфарктка китереп җиткерүе белән. Ничек кенә куркыныч яңгырамасын, әмма вейперлар, гади тәмәке тартучылардан аермалы буларак, хәтта онкологиягә кадәр дә яши алмаска мөмкин.
- Әгәр дә кеше тәмәке тартуны ташларга карар кылган икән, үпкәләре чистарыр дигән өмет бармы?
- Әлбәттә, өмет һәрвакыт булырга тиеш. Организмның шәхси үзенчәлекләренә, авыруның үсешенә һәм барышына карап, тәмәке тартучыларның үпкәләре 6-12 ай эчендә чистартыла ала. Төрле ысуллар бар: сулыш гимнастикасы, махсус күнегүләр, паркта, ылыслы урманда йөрү, мунча процедуралары, үлән җыелмалары белән ингаляция ясау, үпкәләрне чистартырга ярдәм итүче ризыклар куллану. Медицина ысулларына килгәндә, вейперларның тернәкләнү үтүе матди яктан да күпкә кыйммәтрәккә төшүен аңларга кирәк.
Әгәр тәмәке тартуны ташласагыз, берничә көннән үк җиңеллек тоярсыз. Сез энергия ташкынын сизәрсез, чөнки организм кан белән яхшырак туена башлый. Әлбәттә, яман шеш яки инсульт, йөрәк авырулары үсеше куркынычы кимиячәк.
- Ә тәмәке тартуны ничек ташларга?
- Бүген интернетта бу темага күп төрле мәгълүмат бар, ләкин табиб буларак мин Аллен Карның “Тәмәке тартуны ташлауның җиңел ысулы” китабын тәкъдим итәр идем.
Үзегезне яратыгыз, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев