Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация башлана
Татарстанда беренчеләрдән булып риск төркеменә прививка ясала
Бу атнада Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация башлана. Бу хакта «Татар-информ»га республика сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләрен вакцинацияләү вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде, дип яза хәбәрче Роман Баданов.
«Татарстанда беренчеләрдән булып риск төркеменә прививка ясала. Алар -: медицина хезмәткәрләре һәм йөкле хатыннар. Медицина учреждениеләренә өлешчә 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен вакциналар килгән. Атна дәвамында без тагын бер партия вакцина көтәбез. Ул чагында гриппка каршы массакүләм вакцинация турында сөйләргә мөмкин булачак», - диде ул.
Искәртик, бүгенге көндә республика медицина учреждениеләренә гриппка каршы якынча 700 мең доза вакцина килгән. Бу сезонда Татарстанда яшәүче 2 429 285 кешегә гриппка каршы прививка ясатырга ниятлиләр, бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев