Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат
Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән.
Мәрхүмнәрнең берсе - 20 июльдә, икенчесе - 25 июльдә үлгән. Чаллы шәһәрендә яшәүче 1936 елда туган ханым җирле хастаханәгә 14 июльдә китерелә.
Үз авырулары өстенә, коронавирус инфекциясе дә ачыклана. 20 июльдә вафат була. Реклама 23 июльдә Казанның 18нче санлы клиник хастаханәсенә 1957 елда туган ир-атны китерәләр. Пневоманиясе дә, коронавирусы да ачыклана үзендә.
Кызганыч, ике көннән вафат була. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев