Татарстанда тагын 70 кеше коронавирус йоктырган
36 кеше хастаханәгә озатылган
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә вирусның 70 очрагы ачыкланган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан билгеле.
36 кеше хастаханәгә озатылган, 84 кеше сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирусның барлыгы 190 445 очрагы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев