Татарстанда тагын өч кеше ковид корбаны булган
Пандемия башыннан 313 кеше үлгән
Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән.
1940 елда туган хатын-кыз, 1949 һәм 1951 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирустан 313 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев