Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанның бер районында бер айлык балага коронавирус диагнозы куелган

Гаиләдә барлык өлкәннәр дә прививка ясатмаган булган

30 июльдә Зәйдә коронавирус йогышы белән авыруның ике очрагы расланды. Аларның берсендә COVID-19 белән бер айлык баланың авыруы ачыкланды. Бала июнь аенда туган. Гаилә Казанда яши, бала тугач Зәй районына туганнарына кайтканнар. Гаиләдәге барлык өлкәннәр дә COVID-19га каршы прививка ясатмаган булган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан бу очрак буенча тикшерү үткәрелә. Бала авыруны контактлы ысул белән башкалардан йоктырган, дигән шик бар.

Шулай ук COVID-19 йогышы 1997 елгы ир-атта расланган, ул аэропорт хезмәткәре булып эшли. Бу зәйле дә COVID-19дан прививка ясатмаган булган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан аның элемтәләре ачыклана.

Ике очракта да авыру җиңел формада уза.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев