Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Тимер күләме нормада булсын өчен көненә күпме гранат ашарга кирәк?

Белгеч сүзләренчә, гранатның 100 грамм йомшагында бу микроэлемент нибары 0,3-0,4 грамм гына

Гранат көзен-кышын иң популяр ризык булып санала. Аны табигый витаминнар комплексы дип саныйлар, һәм күпләр ул организмда тимер җитмәүне хәл итәргә сәләтле, дип ышана. Бу хакта нутрициолог Виктория Малеевага сылтама белән «Аргументы и Факты» газетасы яза.

Чынлап та гранатта тимер бар, әмма бик күп күләмдә түгел. Белгеч сүзләренчә, гранатның 100 грамм йомшагында бу микроэлемент нибары 0,3-0,4 грамм гына. «Гранат тимернең төп чыганагы түгел, әмма аның кыйммәте башка нәрсәдә. Грантта С витамины күп, һәм ул башка ризыклардагы тимерне үзләштерергә булыша», – дип аңлатты Малеева.

«Әйтик, 100 грамм гранатта 0,4 мг тимер бар, ди. Хатын-кыз үзенә кирәкле 18 мг тимерне алсын өчен 4500 грамм, яки 4,5 кг гранат ашарга тиеш! Ир-атлар өчен бу сан азрак, әмма барыбер – 2 килограмм чамасы», – дип аңлаткан белгеч.

Нәтиҗәдә, гемоглобинны гранат ашап кына күтәреп булмый, һәм бу дөрес тә түгел. Моның кадәр күләмдә ризык ашкайнату системасына гаять зур йөкләнеш бирә һәм көндәлек рационда мөмкин хәл дә түгел.

Тимер күләмен нормада тоту өчен, нутрициолог бу микроэлемент күп булган ризыкларга игътибар бирергә куша. Алар өч төргә бүленә:

  • Бозау ите, бавыр, күркә ите. Бу тимерне организм яхшы үзләштерә.
  • Кузаклылар (ногыт борчагы), шпинат, кабак төшләре, кипкән җиләк-җимешләр (финик, инжир).
  • Боткалар, тимер өстәлгән ипи.

Үсемлек ризыкларындагы тимер яхшы үзләштерелсен өчен, аны С витамины белән бергә ашарга кирәк. Һәм менә монда гранат кулланырга була да инде: ул тимергә бай төп ризыкка бик яхшы өстәмә булып тора, тимернең төп чыганагы түгел, ә катализитор була. Моннан тыш, баллы борычта, кивида, кара һәм кызыл карлыганда, гөлҗимештә С витамины бар.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев