Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Удмуртиядә куркыныч чир табылып, карантин игълан ителде

Бу авыру тиз тарала

Күрше Удмуртиядә терлек авырулары аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Тәүлек әйләнәсе карантин постлары куелган. 

Берничә көн элек мөгезле эре терлекләрдә йогышлы төенле, ягъни нодуляр дерматит очраклары ачыкланган. Удмуртиядәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хайваннар авырган. 

Бу авыру тиз тарала һәм терлекләрнең зарарлану ихтималы зур. Шуңа күрә инфекция  ачыкланган урында терлекләрне юкка чыгару турында карар кабул ителгән. 

Йогышлы төенле дерматит – куркыныч вируслы инфекция. Хайванның температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. 8 сәгатьтән соң муен, күкрәк, корсак, баш һәм җилен тиреләрендә түгәрәк төерләр барлыкка килә, күзләр, сулыш һәм ашказаны-эчәк трактының лайлалы тышчалары зарарлана. Яңа туган бозауларда диарея, тире зарарланмаган очракта анда бизгәк тотуы күзәтелә. 

Авыру кан суыручы бөҗәкләр, һава-тамчы юлы, шулай ук селәгәй, сөт, кан, авыру хайваннарның спермасы, азык һәм су аша тарала. Кошлар да әлеге авыруны таратучылар булып санала. 

Авыру хайванның аппетиты кими, ул ябыга. Күзләре яшьләнә, һәрвакыт диярлек ятып тора. Сыерларның сөте кими, ул алсу төскә керә. Еш кына бозаулар ана карынында ук үләләр. 

Сарыклар һәм кәҗәләр дә нодуляр дерматит белән авырырга мөмкин. Кешегә авыру йокмый. 

Барлык авыру хайваннар, шулай ук алар белән элемтәдә булганнары да юк ителә. 

Районга йогышлы авыру кертелмәсен өчен:
- хайваннарны һәм хайван продукциясен ветеринария документлары буенча, башка төбәкләрдән Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсе белән килешү буенча һәм билгеләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алырга һәм сатарга; 
- мөгезле эре терлекләрне планлы рәвештә һәми планнан тыш вакцинацияләргә; 
- ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәргә, биологик калдыкларны утильләштерергә кирәк. 

Бу көннәрдә район ветеринария табиблары, хуҗалыкларга кереп, мөгезле эре терлекләргә нодуляр дерматитка каршы профилактик вакцинация уздыралар. Кызганычка каршы, прививкадан баш тарту очраклары бар. 

Вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылган. Шуңа күрә терлекләргә йогышлы авыруга каршы вакцина ясатырга ашыгыгыз. Сораулар туса, 24613 телефонына шалтырата аласыз.

Ольга АКУЛОВА,
район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев