Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Үзеңне һәм хайваннарны талпаннар китереп чыгарырдай куркыныч инфекцияләрдән ничек сакларга

2024 елда Татарстан хастаханәләрендә талпаннар тешләү буенча 12 891 мөрәҗәгать теркәлгән

Быел яз иртә килде, талпаннар да иртә уянды, димәк, барлык саклык чараларын күрергә кирәк. 2024 елда Татарстан хастаханәләрендә талпаннар тешләү буенча 12 891 мөрәҗәгать теркәлгән.

 

“Талпаннарның активлык сезоны температура +10 градустан югарырак күтәрелгәч башлана, күпьеллык уртача күзәтүләр буенча бу – апрель уртасы, аларның иң югары күрсәткече май – июнь азагында була. Июльдә талпаннар кими, августта аларның саны тагын арта башлый, ул октябрь ахырына кадәр дәвам итә, – дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина.

 

Быел иртә килгән җылылык талпаннарның иртә активлашуына китерә, ди белгеч. Быел кешеләрне һәм хайваннарны талпаннар күпкә иртәрәк тешли башлаячак.
Талпан инфекциясенә килгәндә, Татарстанның бөтен территориясендә талпан боррелиозы, ә 30 районда талпан вируслы энцефалиты бар. Яфраклы катнаш урманнарда талпаннар күбрәк – алар урман эченә караганда сукмаклар буенда һәрвакыт күбрәк була, шулай ук болыннарда, биек үләнле кырларда да талпаннар күп булырга мөмкин.

 

«Талпаннар иң актив булган чорда халык күпләп ял итә торган урыннарны – скверлар, парклар, яшел зоналарны акарицид белән эшкәртәләр. Республикада мондый эшкәртү гадәттә майның икенче декадасында башлана. Ләкин җылы яз иртәрәк килгән елларда, эшкәртүләр иртәрәк тә башланырга мөмкин», – диде Анна Алешина.


ТР Роспотребнадзоры кисәтә: урманга, паркларга, болыннарга һәм талпаннар очрарга мөмкин булган башка урыннарга барырга җыенганда, тәнне мөмкин кадәр каплый торган кием кияргә кирәк. Ачык төстәге киемгә өстенлек бирергә кирәк – анда талпанны күрү җиңелрәк. 

Өйдән чыгар алдыннан киемнәрне талпаннарны куркыта торган репеллентлар белән эшкәртергә була.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев