Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Янгыннан коткарылган кеше аңына килгән һәм табиблардан качкан

Шундый хәлләр дә булгалый

Күп катлы йорттагы янгыннан коткарылган Казан кешесе аңына килгән һәм ашыгыч ярдәм табиблары яныннан качып киткән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ббүген 101нче янгын сагы номерына Богатырев урамындагы торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килгән. Икенче каттагы фатирларның берсе янган, янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр дүрт кешене битлек ярдәмендә саф һавага алып чыккан, шулай ук янган фатирның хуҗасын коткарганнар.

Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар, әмма ул аңына килү белән ярдәм күрсәтү урыныннан кача. Табиблар аның исерек булуын хәбәр итә. Ир-атның шәхесе әлегә билгеләнмәгән.

Тиздән янгын сүндерелгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев